Глобаль сәясәттә моннан ун-унбиш еллар элек күзәтелмәгән хәлләр бара: дәүләтләр тариф сугышлары оештыра, зур һәм кайнар сугышның дәһшәтле тавышы да торган саен якыная. Инде күптән җир астына күмелгән дип исәпләнгән фашизм идеологиясе яңадан борын төртә, Көнбатыш илләрендә аның яшь үсентеләре әрсез рәвештә сәясәт туфрагын яулап ала. Соңгы көннәрдә генә Америка сенаторы Джейк Салливан социаль челтәрендә болай дип язды: «Бер миллион гарәп бер гыйбринең тырнагына да тормый... Гыйбриләрнең гомере башкаларның гомеренә караганда әһәмиятлерәк».
Гитлер яраннары стилендәге мондый белдерү берничә ел элек яңгыраса, Байден администрациясендә шактый зур урын биләгән Салливан үзенең сәяси карьерасы белән хушлашыр иде. Бүген сәяси җәмәгатьчелек аны тыныч кабул итте. Якын Көнчыгышта барган сиончылар кансызлыгының һәм вәхшәтенең тамырлары кайда булуын ачып сала андый игъланнар. Якындагы елларда гыйбри-яһүд экспанциясенең Якын Көнчыгышта зур сугыш чыганагы булачагын дәлилли. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе темадан аз гына читкәрәк китеп фаразлый: артында АКШ торган менә шул экспанция омтылышы Израильнең башына җитәчәк тә инде, стратегик киләчәктә Фәләстыйнда бер генә гыйбри дә калмаячак, тормышларын саклый алганнары качып котылачак.
Язманың төп темасы исә бу түгел. Автор глобаль капитализмның тарихи аренадан китүе сәбәпләре турында сөйләшергә тели. Ни өчен глобальлек үзенең киресенә үзгәрә? Без хәтерләгән якындагы үткәндә генә дә капитализмның глобаль масштабларда җәелүен безгә бу дөньяда ук җәннәт вәгъдә итә дип аңлаталар иде. Нәрсә булды? Ни өчен дәүләтләр милли фатирларга кереп бикләнә һәм ресурслар өчен масштаблы сугышларга әзерләнә?
Глобальләштерүнең уңай ягы шунда иде: ул безне арзанлы һәм сыйфатлы товарлар белән тәэмин итте. Гап-гади арба мисалында карый алабыз моны. Бер оста үзе генә ясаса, айга, күп булса, ике-өч арба җитештерәчәк. Ә менә арбаның тугымын берәү бөксә, энәләрен (спица) икенче берәү ясаса, тәртәне бөтенләй башка цехта эшләсәләр, меңләгән һәм миллионлаган арбаны тиз җыю мөмкинлеге туа. Технологиясе дә камилләшә. Иң мөһиме: күпмедер керем алу өчен комплектлаучы детальләр эшләүчеләргә аларны күпләп җитештерергә туры килә. Өч я утыз көпчәк тугымы белән генә котыла алмыйсың монда. Көндәшләрне узу һәм базарны яулау өчен технологик җиһазлар ясау ихтыяҗы килеп баса. Күпләп чимал сатып алу ихтыяҗы туа. Күмәртәләп алганда, арзангарак та чыга. Менә болар өчен акча кирәк, билгеле. Акча исә банкирлар кулында, алар аны процент белән генә бирә. Процентларны түләү өчен, я сатуны арттырасың, я бәяне күтәрәсең. Бәя күтәрү куркыныч, чөнки көндәшләр үкчәгә басып килә. Бары тик арзанлы товар белән генә базарны яулап була.
Глобальләштерү шартларында арзанлы һәм сыйфатлы товарлар ишәюенең механизмын гадиләштереп аңлатып бирә алдык шикелле. Товарны җитештерү генә түгел, аны сатып алучы да кирәк бит әле. Кулланучылар күбрәк булган саен, глобальлек ота. Кулланучыларның бетүе кризис вәгъдә итә. Кулланучылар булсын өчен, аларның кесәсендә акча булу кирәк. Кесәгә акчаны я җитештерүче сала, я банкирлар бирә. Җитештерүчеләр хезмәт хакын чамасыз үстерә алмый, чөнки үзкыйммәткә китереп бәрәчәк. Банкирларга таянырга кала.
Монда глобальләштерүнең процент капиталы дигән мөһим элементына килеп төртеләбез. Процент капиталын (рибаны) кемнәр уйлап чыгарды әле? Гыйбри-яһүдләр. Кайсы гына илгә карама, зур банк хуҗалары нигездә гыйбриләр. Акча алар кулында булгач, алар сайлау кампанияләрен дә финанслый, реклама-пропаганда мәсьәләсен дә хәл итә. Көнбатышның төп державалары лидерлары һәм сәясмәннәре, чынлыкта, шулар кармагында. Муса галәйһи вә сәлләм шәригатендә дә, христианлык белән исламдагы кебек үк, риба тыелган, әмма яһүдләр тыюларны санга сукмый.
Төп темага кайтыйк. Кулланучыны акчалы итүнең бер ысулы – процентлы кредит бирү. Хәзерге җәмгыятьтә ул төп ысулга әйләнде. Риба кредиты алсын һәм мул алсын өчен, кешеләрнең акылын томаларга кирәк, чөнки акыллы кеше мәктәптә укыганда ук прогрессия дигән төшенчә белән очраша һәм процентлы кредитка якын килми. Әдәбият-сәнгатьнең кеше табигатенә һәм акылына каршы килә торган идеяләр пропагандалый торган рупорга әйләнүе шуннан. Кешеләрне кредит кабаласына куып кертүнең тагын бер ысулы – инфляция. Адәм балалары күрә: бүген алмасаң, иртәгә кыйммәтрәк булачак. Кредитомания шул рәвешле иң таралган чиргә әйләнә.
Процент капиталының куркынычын сурәтләү өчен, Иран–Израиль арасындагы 12 көнлек сугышка әйләнеп кайтам. Сугыш ни өчен тиз туктады? Килешү төзелгәннән соң да атышлар бара әле баруын. Әмма Трамп, нигездә Нетаньяхуга басым ясап, аларны туктатырга азаплана. Трамп бу сугышның үзе өчен нинди куркыныч белән янавын яхшы аңлый. Фарсы култыгы тирәсендә ракеталар очуын дәвам итсә, нефть бәясе күтәреләчәк. Кара алтын кыйммәтләнгәндә, АКШның Федераль резерв системасы резерв ставкасын күтәрә, бу дәүләт бурычының процентларын да үстерәчәк. Трампка сүз бирик. Ул ФРС җитәкчесен ахмак һәм киребеткән дип атый, чөнки аңа процент ставкасын 2–3 процент пунктка төшерергә әмер бирде, ә тегесе шуны үтәми. Үтәсә, ди Трамп, АКШ дәүләт бурычын түләүдә бер елга 800 миллиард доллар отар иде. АКШның еллык салым кереме 5 трилион доллар гына булуын исәпкә алганда, 800 миллиардның никадәр зур акча булуын аңлап була. Менә бит процентлар нинди зур акчага әйләнә.
Шул процентлар глобальләштерүне ярга китереп тери дә инде. Аларны түләп булмый башлый. Дәүләтләр теләсә-теләмәсәләр дә, тарифлар кертеп, үзләре корган нигезне үзләре селкетә. Милли чикләргә бикләнү бәяләрнең үсүенә китерә. Японнарда, мәсәлән, дөге бәясе котчыккыч дәрәҗәдә үсте. «Миңа дөгене бушка бүләк итәләр, сатуга чыгарырлык булды инде», – дип шаярткач, Япониянең авыл хуҗалыгы министры шул сүзләре өчен отставкага китәргә мәҗбүр булды. Ягъни министр башын дөге ашады. Әле тегендә, әле монда бәяләрнең ракета тизлегендә үсешен без күрәчәкбез әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез