Санкт-Петербургта бөек рус язучысы Федор Достоевскийның бердәнбер онык баласы – трамвай йөртүче булып эшләгән Дмитрий 79 яшендә вафат булган. Бу хакта “LENTA.RU” “Shot” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
Дмитрий Достоевскийның улы әйтүенчә, әтисе, үләсенә берничә көн кала, салкын тидереп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аңа дарулар билгеләгәннәр. Ул йоклаганда йөрәге туктап үлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, язучының оныгының баласын Смоленск зиратында җирләячәкләр.
Дмитрий Достоевский 1945 елда туган. 3 фильмда – “Мальчики”, “Путешествие Достоевского” һәм “Секретная служба Его Величества” фильмнарында уйнаган. Пенсиягә чыгар алдыннан трамвай йөртүче булып эшләгән. Аның маршруты мәшһүр туганына бәйле тарихи урыннар аша узган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез