«Дубайга барып тормасаң да була, Казанга килегез»: башкалада «РОСТКИ» форумы уза

Ун меңнән артык катнашучы, кытай чәе һәм татар роботыннан сәлам. Бу көннәрдә «Казан Экспо» халыкара чаралар үзәгенә әверелде. Биредә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы уза. Җыен кысасында Russia China Expo күргәзмәсе дә эшли. Ә «РЕБУС–2025»тә катнашучылар Казанны Дубай белән чагыштырды.

Ышанычлы җыен

«РОСТКИ» форумы – Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе. Форумның рәсми ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип әйтте.

– Ике дәүләт җитәкчеләренең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, бүген безнең дуслык икътисадый гына түгел, гуманитар өлкәләрне дә колачлый, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия–Кытай мөнәсәбәтләре кысасында чит ил белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Ул, узган ел Казанда үткән БРИКС илләре саммитын искә төшереп, анда катнашкан КХР Рәисе Си Цзиньпинның чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләвен һәм республикага кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерүен дә әйтте.

Кытайның Казандагы генераль консулы Сян Бо билгеләп үткәнчә, «РОСТКИ» форумы бизнес өчен мөһим мәйданчык булып тора.

– Быел 200 дән артык Кытай компаниясе әлеге форумда катнашу теләген белдерде. Без, ике ил предприятиеләре сәүдә, инвестицияләр һәм башка өлкәләрдә тәгаен килешүләргә ирешер, дип көтәбез. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә «РОСТКИ» Россия белән Кытай төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга һәм тирәнәйтүгә дә зур өлеш кертер дип ышанам, – диде Сян Бо.

18–19 август көннәрендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумында дөньяның 30 дан артык иленнән, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм Кытай провинцияләреннән 10 меңнән артык кеше катнаша. Җыенның эшлекле программасы халыкара элемтәләрдән алып авыл хуҗалыгы һәм яшьләр сәясәтен колачлаган 100 гә якын чараны үз эченә алачак. Шул исәптән 70 эшлекле сессия тәгаенләнгән. Форумның пленар утырышы 19 августта узачак.

Татарстан үрнәге

Кытай бизнесын республикага инвестицияләр кертергә дә чакырдылар. Бу хакта Татарстан Рәисе әлеге ил компанияләре катнашындагы «түгәрәк өстәл»дә әйтте. Чара республика үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлегенә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре вәкилләренә форумга игътибарлары һәм инвестиция проектларын да кертеп, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре, фән һәм мәгариф, мәдәният өлкәләрендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең республика Кытай белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстанга КХР җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килә. Без дә чит ил провинцияләре белән танышабыз, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнәбез. Казанда – Кытайның Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше үсә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 3,3 миллиард долларга җиткән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда уңышлы Кытай бизнесы мисалы буларак, Haier компаниясен әйтте. Алар Чаллыда алтынчы заводын эшләтеп җибәргән. Сөйләшү барышында республиканың Россиядә инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру рейтингында алдынгы урында торуын да искә алдылар. «Инвесторлар өчен «Алабуга», «Иннополис» махсус икътисадый зоналары булдырылды. Республикада башка мәйданчыклар да бар. Кытай бизнесын Татарстанга инвестицияләр кертергә чакырабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эш һәм аш

Форум кысасында Россия белән Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе уза. Аны Кытай делегациясе вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов та карады.

Күргәзмәгә килүчеләрне иң элек чәй өстәле һәм роботлар каршы алды. Компанияләрнең берсе робот, виртуаль тәрҗемәче-күзлек һәм Россиядә җыелган ноутбуклар тәкъдим итте. «Робот Кытайныкы, әмма «эче» үзебезнеке», – диде компания вәкиле. Заманча күзлекне Рөстәм Миңнеханов та киеп карады. Ә робот дәрәҗәле кунаклар белән кул биреп исәнләште.

Янәшәдә үк – чәй өстәле. Күргәзмәгә килүчеләрне кытай һәм татар чәйләре белән сыйладылар. «Татар йорты»нда мәсәлән, чәй янына чәкчәк, өчпочмаклар да тәкъдим иттеләр.

Милли камзул һәм түбәтәй кигән робот кунакларга Татарстан, аның икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләде. Аңа республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ярдәм итте. Берсе русча сөйләсә, икенчесе шуны кытай теленә тәрҗемә итеп барды.

Рөстәм Миңнехановка Кытай автомобильләрен дә күрсәттеләр. Биредә үк Sollers үз «минивэн»нарын тәкъдим итте. Аларны быел көз сата башларга ниятлиләр.

Күргәзмәнең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрга җитә. Ул сәнәгатьчеләрне, нефть-газ секторы, автомобиль тармагы һәм башка өлкәләрне берләштерә. Катнашучылар арасында Россия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстанның алдынгы предприятиеләре бар. Аерым мәйданчыкта мәдәни чаралар оештырылган.

Киләчәк шәһәре

«РОСТКИ» белән бер мәйданда уза торган «РЕБУС–2025» III Халыкара форумында да киләчәк хакына үсеш турында фикер алышалар. Төзелеш тармагына багышланган чарада ил төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2,5 мең спикер катнаша. Сөйләшүнең төп темасы – төзелеш индустриясен цифрлаштыру һәм ТКХ. Пленар утырышта катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сәламләде. «Бу чара – аралашу һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, төзелештә яңа технологияләрне гамәлгә кертү өчен үзенчәлекле мөмкинлек», – диде ул. Марат Хөснуллин, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, илдә заманча шәһәр мохитен булдыру юнәлешендәге «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты тормышка ашырылуын да искәртте. «Күп карарлар һәм тәкъдимнәрне аның кысасында гамәлгә ашырып булачак. Оештыручыларга һәм барлык кунакларга катнашулары өчен рәхмәт белдерәм», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге чара белән кызыксыну елдан-ел арта. Ул республика өчен дә әһәмиятле. Чөнки төзелеш тармагында ирешкән уңышларыбыз зур. Республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелә. Соңгы биш елда гына да 15 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырылган. Моның нәтиҗәсе буларак, 610 мең гаилә тормыш шартларын яхшырткан. Соңгы биш елда республикада 48 яңа мәктәп һәм 59 балалар бакчасы ачылган, 5 меңнән артык ишегалды һәм 4 меңнән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелгән, 331 җәмәгать урыны яңартылган.

– Республикадагы төзелеш күләмен исәпкә алып, безгә төзелеш эшләрен идарә итүне үстерү бик мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләчәк шәһәрләре турында да сүз булды. Татарстан Рәисе фикеренчә, бу –  матур сүзләр генә түгел, ә биредә яшәүчеләрнең югары тормыш сыйфаты да. «Киләчәк шәһәре ул – Казан», – диде Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында «Акыллы шәһәр» компетенцияләр үзәге экспертлар советы җитәкчесе Анатолий Курмановның соравына җавап йөзеннән. Аның сүзләренә караганда, цифрлаштыру булмаса, күп кенә проектлар шактый акрын яки хаталанып тормышка ашырылыр иде. «Хакимияткә бәя бирүнең төп күрсәткече – халыкның тормыш сыйфаты. Һәм бу бер Казанга гына кагылмый. Башка торак пунктларда да шундый ук шартлар булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Читтән яхшырак күренә. Пленар утырышта катнашкан НОТИМ («Национальное объединение организаций в сфере технологий информационного моделирования») ассоциациясе җитәкчесе Михаил Викторов Казанны Дубай белән чагыштырды.

– Шәһәр мохитен үстерү һәм технологияләрне цифрлаштыру юнәлешендә Казан чит ил мегаполисыннан ким түгел. Дубайны күпме генә хөрмәт итсәм дә, соңгы арада Казанда ешрак булам. Соңгы өч айда – өченче тапкыр. Очраклы гына түгел бу, – диде Михаил Викторов.

Ул Казанга соңгы килүендә гаиләсе белән Камал театрының яңа бинасы янындагы паркка баруларын да сөйләде. «Бик шәп таганга (кош рәвешендәге) утырып карадык, дизайны шаккаткыч. Дубайга барып тормасаң да була, Казанга килегез», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре