Дума ирле-хатынлы парларга кинога билет алу өчен субсидияләр кертергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков ("Яңа кешеләр") гаилә парлары өчен кинотеатрлардагы «үбешү урыннарына» ташламалар кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Аның идеясе нигезендә, бу ташламаларга чыгымнар бюджет хисабына компенсацияләнергә тиеш. Ул бу хакта мөрәҗәгатьне РФ мәдәният министры Ольга Любимовага юллады.

Парламентарий фикеренчә, гаиләләр өчен символик һәм матди ярдәм чаралары гаилә институтына уңай мөнәсәбәтне ныгыта. Шундый инициативаларның берсе буларак ул гаилә белән кинода ял итүне популярлаштыруны атады. Аның сүзләренчә, «үбешү өчен урыннарга» аерым игътибар бирергә кирәк – алар гадәттә соңгы рәтләрдә урнашкан һәм романтик атмосфера белән ассоциацияләнә.

«Гаилә парларына мондый урыннарга ташламалар бирүче кинотеатрларның чыгымнарын компенсацияләү механизмын карарга кирәк, дип саныйм. Бу гаилә кыйммәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтү чарасы булачак», - диелә депутатның хатында.

Даванков ассызыклаганча, инициатива гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытып кына калмаячак, соңгы вакытта килүчеләр саны кимү проблемасы белән очрашкан кинотеатрларга да ярдәм итәчәк. Гаммәви мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, 2025 елның беренче кварталында билетлар сату күрсәткече өч елда рекордлы түбән дәрәҗәгә төшкән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре