Дуңгыз абзарында мәете табылган 17 яшьлек кызның үлеме сәбәбен ачыклаганнар

Красноярск краенда дуңгыз абзарында 17 яшьлек кызның мәете табылуы турында язган идек. Үсмерне үгез һәм дуңгызлар түгел, бәлки күршесе, үтереп, мәетен хайваннарга ашаткан булырга мөмкин, дип яза “КП”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, гаиләнең күршесендә яшәүче Игорь Заика һәлак булган кызның әтисендә эшләгән һәм аңа үпкәсе булган. Кызның әти-әнисе Красноярск шәһәренә ит сатарга киткәч, бик каты эчкән дә “шефы”ның малын суярга булган.

Абзарда мал ашатып йөрүче кызга юлыккан. Заика шунда, кулына таяк алып, үсмернең башына бик каты итеп суккан да качкан. Хайваннар бичара кызның мәетен кимергән. Шул сәбәпле башта үгезгә һәм дуңгызларга шик төшкән.

Үтерүче үз гаебен таныган. Әлеге эш белән прокуратура шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре