Дүрт аяклылар язмышы: 60 сукбай эт һәм мәче хуҗасын тапты

Арчи, Мия, Грей, Пеппи, Даяна, Яша, Герда, Мали, Джули, Персик, Гамма, Снежа, Лулу, Сайма... Илнең төрле приютларында көн күргән эт-мәчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган «WOOF» фестивалендә хуҗасын тапкан дүрт аяклы дусларның берничәсе генә бу. Әлеге чара «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән быел Казанда өченче тапкыр уздырылды. Фестивальдә илнең төрле приютларында көн күргән йөзләгән эт һәм мәче катнашты. Исемнәре генә түгел, язмышлары да төрле аларның... «ВТ» хәбәрчесе шушы үзенчәлекле фестиваль белән якыннанрак танышып кайтты.

Казан ипподромында ул көнне иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Килә-килешкә кунакларны иң элек эт-мәче асрауның нинди зур эш һәм җаваплылык икәнен искәрткән, аның тәртибен өйрәткән элмә такталар каршы ала. Шуның янәшәсендә үк рәт-рәт булып оялар тезелеп киткән. Һәркайсында берәр дүрт аяклы дус урнашкан. Янәшәдә үк килгән кунакларны алар белән таныштырып торучы волонтер да бар. Оештыручылар әлеге чараны ел да камилләштерергә, кызыклырак итәргә тырыша. Быел, әйтик, фестиваль мәйданчыгында хәйрия ярминкәсе эшләде, махсус фотозона, балалар өчен мастер-класс, викторина һәм бәйгеләр дә оештырылган иде.

Арчи кушаматлы эт фестивальдә иң беренчеләрдән булып хуҗасын тапкан. Казанда яшәүче Рахчеевлар гаиләсе юл уңаеннан гына фестивальгә кергән арада әнә шулай уйламаганда этле булып куйган. Гаилә башлыгы Игорь сүзләре белән әйтсәк, Арчига бер күрүдә гашыйк булган алар.

– Эт алырбыз дип уйламаган идек без. Гаилә дустыбызның туган көненә барырга чыккач, юл уңаеннан гына кергән идек. Фестивальдәге этләр белән танышып йөргәндә, Арчига күзебез төште. Үзе шундый тыныч, кыргыйланмый. Сабырлыгы белән дә җәлеп итте. Биш яшеннән бирле эт алыйк дип аптыраткан улыбызның да күңеленә шундук хуш килде. Шул рәвешле хәзер безнең гаиләбез тагын да ишәйде, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Алга китеп булса да әйтеп куйыйк: Арчи кебек бәхетлеләр сафына ул көнне тагын 13 маэмай өстәлде. Фестивальнең икенче көнендә исә сукбай песиләр тәкъдим ителде. Ул көнне 46 мырауҗан хуҗасын тапты. Гомумән, «Ника» фонды тарафыннан сукбай эт һәм мәчеләргә ярдәм йөзеннән булдырылган «WOOF» фестивале 2016 елдан бирле уздырыла. Шул вакыт эчендә алар күргәзмә белән илнең 25 шәһәрендә булырга өлгергән. Нәтиҗәдә, 1800 эт һәм мәче үз хуҗасын тапкан. Казанда исә фестиваль өченче тапкыр узды.

Фестивальдә катнашкан эт-мәчеләрнең барысы да сау-сәламәт, стерильләштерелгән, һәркайсының ветеринар паспорты бар. Сукбай булгач, аларны теләсә кемгә биреп җибәрәләр дигән сүз түгел. Хайваннарны яклаучылар иң элек күргәзмәдән яңа дус алырга теләүчеләр белән якыннан аралаша, эт-мәче хуҗасы булырга әзерме-юкмы икәнлекләрен, аларның нинди шартларда яшәячәген тикшерә. Бары шуннан соң гына яңа хуҗалар белән килешү төзелә. Монысы, үз чиратында, кешеләрнең җаваплылыгын бермә-бер арттыру, эт яки мәче яңадан урамда калмасын, кабат приютка килеп эләкмәсен өчен махсус эшләнә.

– Эт һәм мәчеләрнең яңа хуҗаларына алар белән ничек тизрәк дуслашырга икәнлеген аңлаттык, адаптация чорында килеп чыгарга мөмкин булган кыенлыклар турында да кисәттек. Зооволонтерлык белән кызыксынучылар өчен шулай ук лекцияләр оештырылган иде, – дип ачыклык кертте «Дог-френдли Татарстан» проекты кураторы Люция Фәйзи.

Оештыручыларның дүрт аяклы сукбай дусларның язмышына шул дәрәҗәдә җаваплы каравына аптырыйсы да юк кебек. Күреп торабыз: соңгы елларда урамнарда сукбай этләр дә, аларга бәйле хәл ителәсе мәсьәләләр дә күбәйде. Сукбай эт язмышына битараф булмаучылар үзләре моның берничә сәбәбен атый. Бердән, күпләр эт-мәче хуҗасы булуның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен ахыргача аңлап бетерми, кайберәүләр дүрт аяклы дустын уйнап туйгач чыгарып ташлый торган уенчык итеп кенә кабул итә. Илдәге приютларның җитәрлек санда булмавы да чабудан тарта. Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил күләмендә шундый 600ләп приют бар. Алар барлык сукбайларны сыендырып бетерә алмый, билгеле.

«WOOF» фестивале үз чиратында шушы вазгыятьне үзгәртүгә азмы-күпме өлеш кертә дә инде. Тимон кушаматлы песинең күптән түгел хуҗасы вафат булган. Ялгыз гомер иткән ханымның бердәнбер юанычы, дусты булган ул. Тимон да үз чиратында кемнеңдер бердәнбер һәм кабатланмас кадерлесе булып яшәүгә шул дәрәҗәдә ияләшкән ки, хуҗасыз-йортсыз сукбай көненә калуына әле дә ышанып бетә алмый кебек. Һәрхәлдә күргәзмә көнне аның өмет катыш сагышлы күз карашында әнә шул чагыла иде.

– Күренеп тора, бик иркә мәче. Үзенә күп игътибар таләп итә. Яшьрәк булса, анысына гына карап тормас идем үзе, алыр идем. Без кечкенә песи баласы булмасмы дип килдек шул, – ди әнә Тимонны кочагына алган Эльвира.

Монда да бәхет эше. Биредәге барлык эт-мәчегә дә күргәзмәдән хуҗалы, яңа куышлы булып кайту бәхете тәтеми шул. Алар үз бәхетен башка төбәкләрдә сынап караячак. Ник дигәндә, «WOOF» фестивале бер кала белән генә чикләнми, илнең барлык төбәкләрен колачлый. Сукбай эт-мәчеләр барачак чираттагы шәһәр – Новосибирск.

Анастасия Велесевич, «Ника» фондының чаралар оештыру буенча менеджеры:

– Безнең фестивальне катнашучылар да, килгән кунаклар да үз итә. Аны ешрак уздыруны үтенәләр. Әмма бу – бик чыгымлы эш. Бәхеткә, «Татнефть» компаниясе безгә бу эштә бик нык ярдәм итә. Мондый ныклы терәк булмаса, сукбай эт һәм мәчеләргә бу дәрәҗәдә ярдәм итеп булмас иде. Гомумән, «Татнефть» шулкадәр колачлы, игелекле гамәлләр башкара. Шул исәптән компания безнең кебек тынгысыз җаннарга да күңелгә якын эш белән дә шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре