атарстан Рәисе Чаллыга сәфәр кылды. Рөстәм Миңнеханов лагерьда ял итүче балаларның хәлен белеште, мәчет һәм православ гимназия төзелешләрен карап, эшне тизләтергә кушты, ике предприятиедә булып, анда эшләүчеләр белән аралашты һәм «Безнең ишегалды» бәйрәмендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов иң элек Тукай районында урнашкан «Следопыт» сәламәтләндерү лагерен барып карады. Ул 1988 елда ук төзелгән. Әмма искереп, хәзер яраксыз хәлгә килгән. Анда капиталь ремонт кирәк. 9 корпусны яңартырга җыеналар. Татарстан Рәисе ремонт эшенә тотынырга һәм территорияне тәртипкә китерергә кушты. Республика башлыгы «Звездный» лагерен да барып күрде һәм анда ял итүче балалар белән аралашты.
Чаллыда исә Рөстәм Миңнехановка Ислам рухи-агарту үзәге төзелешен күрсәттеләр. Комплекс мөхтәсибәт бинасы һәм 4 мең кешене сыйдырылшлы мәчеттән гыйбарәт булачак. Төп эш 2017 елда ук башланган. Татарстан Рәисе төзелеш эшләрен төгәлләргә ярдәм итәргә кушты. Автокалада православие гимназиясен дә төзиләр. Проект өч өлештән тора. Беренчесендә дүрт катлы төп корпус төзиләр. Икенчесендә спорт залы, өченчесендә 600 урынлы зал булачак. Гимназия яңа уку елында эшли башласын өчен, республика башлыгы беренче этапны 1 сентябрьгә тәмамларга кушты.
«РариТэк Холдинг»ның автомобиль заводында Татарстан Рәисе цехларны карады һәм «Лотос» автобусына утырып, шәһәр әйләнде. Биредә автобус һәм йөк машиналары, «Москвич» автомобильләре, МТЗ тракторлары һәм «БРЯНСКСЕЛЬМАШ» комбайннары җыялар.
Чаллы Катыргы-кәгазь комбинаты – каладагы бюджет нигезен тәшкил итә торган икенче зур оешма. Татарстанда салым түләүче төп 50 оешма сафына керә. Биредә Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшләүчеләр белән аралашты. Арадан берсе «КАМАЗ» мәдәният сараен капиталь төзекләндерүне үтенде. Татарстан Рәисе әйтүенчә, шәһәр җитәкчелеге дә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән һәм ул бу эшкә алынырга кушкан. Капиталь ремонт буенча проект эшләнгән һәм хәзер ул тикшерү уза. Очрашуда Чаллыдагы 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа стационарын төзү турында да сөйләштеләр. Ел саен хастаханәдә 25 мең кеше дәвалана. Бирегә шифа эзләп килүчеләр 70 мең чамасы. Шуңа яңа бина кирәк. Рөстәм Миңнеханов проектның тормышка ашасын әйтте. Татарстан Рәисенә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә керткәне өчен дә рәхмәт әйттеләр.
ГЭС бистәсендә исә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр төгәлләнүне билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Яңартылган ишегаллары һәм җәмәгать урыннарында чаралар узып торсын. Алар шәһәр халкы өчен аралашу, бергәләп ял итү урынына әйләнергә тиеш», – диде ул. Шулай ук Татарстан Рәисе «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда активлык һәм ярдәм күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гомумән алганда, Чаллыда әлеге программа буенча биш ел эчендә 493 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Быел тагын 79 ишегалдын тәртипкә китерергә җыеналар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез