Дүшәмбе көнне ял итәчәкбез

4 ноябрь (дүшәмбе) – Халыклар бердәмлеге көнендә ял итәчәкбез. Әмма бәйрәм алдыннан – 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 6 көнлек эш атнасы көтелә.

Шулай итеп, производство календаре нигезендә, 4-10 ноябрь чорында 5-8 ноябрь көннәрендә генә эшләячәкбез.

Исегезгә төшерәбез: Хезмәт кодексы нигезендә, 4 ноябрь – бәйрәм көнендә эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Яки хезмәткәр икеләтә түләү урынына өстәмә ял алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре