Чаллыда “Радужный” шәхси балалар бакчасына йөрүче сабыйларда эчәклек инфекциясе очраклары теркәлгән. Шуңа күрә биредә бер төркемне япканнар. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Санитар табиблар балалар бакчасы белән идарә итүче “Счастливое детство” оешмасына карата эпидемиологик тикшерү узганнар.
Тикшерү барышында бакча ашханәсендә санитария-эпидемиология таләпләренең санга сугылмавы билгеләнгән. Роспотребнадзор хезмәткәрләре, күп кенә кимчелекләр белән беррәттән, яраклылык вакыты чыккан, маркировкасыз продуктлар тапкан, аларның дөрес сакланмавын ачыклаган.
Моннан тыш эчәклек инфекциясе таралган 4 нче төркемдә персоналның медицина тикшерүе узмаган килеш кенә эшләве, медицина кенәгәсенә ия булмавы билгеләнгән. Шулай ук әзер ашны тарату, өстәлләр һәм балаларның алъяпкычларын юу-чистарту, бүлмәләрне җыештыру, уенчыклар, балалар чүлмәкләрен дезинфекцияләү таләпләре үтәлмәгән.
Шул сәбәпле, “Счастливое детство” оешмасына карата административ хокук бозу һәм эшчәнлеген вакытлыча тыю турында беркетмәләр тутырылган. “Радужный”ның ашханәсе һәм дүртенче төркеме 14 тәүлеккә ябылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез