Эчеп утырмагыз: үлемгә китерә торган юл фаҗигаләренең күпчелеге исерекләр аркасында килеп чыга

Татарстанда кеше үлеменә китергән һәр сигез юл фаҗигасенең берсе исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Быел андый аварияләрдә 33 кешенең гомере өзелгән.

Эчеп утырмагыз: үлемгә китерә торган юл фаҗигаләренең күпчелеге исерекләр аркасында килеп чыга
Илдар Мөхәммәтҗанов

Юл иминлеген саклаучылар салмыш килеш рульгә утыручылар турында алдан ук хәбәр салырга киңәш итә. Табиблар исә балаларның әти-әниләреннән үрнәк алганын искәртә. Алар да рульгә утырып юлга чыга һәм үзләрен дә, башкаларны да харап итәләр.

Быелгы ун айда Татарстан юлларында 2704 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 275 кешенең гомере өзелгән, 3258 кеше имгәнгән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юлдагы аварияләр дә, аларда үлүчеләр саны да арткан.

– Юл һәлакәтләренең 7 проценты исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Юлда гомерләре өзелгәннәрнең 12 проценты нәкъ менә шундый аварияләргә туры килә. Бу – кеше үлеменә китергән һәр сигез юл фаҗигасенең берсе исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга дигән сүз, – дип сөйләде Дамир Бикмөхәммәтов юл иминлегенә багышланган очрашуда.

Ул көнне журналистлар исерек килеш машина йөртүнең ничек булганын үзләре үк сынап карый алды. Махсус күзлек кигәч, «ВТ» хәбәрчесенең дә юлдагы игътибарлылык дәрәҗәсе 1,5 тапкыр кимеде.

Юлдагы гомерләрне дә күп очракта әнә шул харап итә. Сентябрь азагында Буа районында «Лада» машинасы белән исерек килеш идарә иткән 66 яшьлек ир-ат, юл кырыена төшеп китеп, алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан бирде. Аңа кадәр Бөгелмә районында да 37 яшьлек ир-атның шул рәвешле гомере өзелгән иде. Августта Чүпрәле районында мотоциклда юл һәлакәте китереп чыгарган 28 яшьлек егет тә исерек булган. Идарәне югалтып, каршы яктан килгән машинага килеп бәрелә ул. Егетне хәтта башындагы шлемы да саклап кала алмаган.

Ел башыннан бирле инспекторлар исерек килеш рульгә утырган 9 мең машина йөртүчене туктаткан. Юл сагында торучылар исерек килеш икенче тапкыр тотылган 643 кешегә беркетмә төзегән. Андыйларга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

– Бу уңайдан халыкка тагын бер кат мөрәҗәгать итәсе килә. Исерек килеш рульгә утыручыны күрсәгез, бу хакта кичекмәстән Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 01, 112 номерларына шалтыратырга мөмкин. «Телеграм»дагы махсус каналга аноним хәбәр дә юллый аласыз. Мондый хәбәрләр ярдәмендә узган ел 128 исерек машина йөртүченең эзенә төштек, – дип ачыклык кертте Дамир Бикмөхәммәтов.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий исә күптән түгел генә Лаеш районында булган фаҗигане искә төшерде. Анда әтисенең җиңел машинасын алып чыгып киткән ике үсмер егет баганага килеп бәрелде. Машинаны идарә иткән 16 яшьлек егет хастаханәгә эләкте, аның янында утырган 14 яшьлек иптәшенең гомере өзелде. Үсмерләр исерткеч эчемлек кулланган булырга мөмкин, дип фаразлана.

– Cоңгы арада юлларда әти-әнисенең начар үрнәгенә ияргән үсмерләр дә күренә башлады. Хәмерне бала каршында эчмәгез, аек тормышка өндәгез, дип гел кисәтә киләбез. Балачакта хәмер тәмен татыган бала киләчәктә эчкечелеккә 10–15 процентка тизрәк бирешә. Ягъни 25–30 яшьтән соң алкоголизм 10–13 ел дәвамында формалашса, 16–18 яшь аралыгында кеше 3–4 ел эчендә эчкечегә әверелә. Аннан да иртәрәк мавыга башлаган булса, бер ай эчендә дә хәмергә бәйлелек пәйда була ала, – ди Степан Криницкий.

Белгеч сүзләренә караганда, исерткеч эчемлекләр иң беренче чиратта кешенең нерв системасына тәэсир итә. Ник дигәндә, хәмер седатив препарат булып тора, ягъни ул организмдагы бөтен процессларны акрынайта.

– «Куркынычсыз алкоголь күләме» дигән төшенчә юк. Аз күләмдәге хәмер дә психикага тәэсир итә. Кеше ваемсызлана, әйләнә-тирәдәге әйберләргә дә игътибар итми башлый. Тәнкыйди фикерләү, үз-үзеңне контрольдә тоту да югала, – ди нарколог.

Рәсми саннардан күренгәнчә, быел тугыз айда республикада 2643 машина йөртүчене тикшертергә алып килгәннәр. Шуларның 829 ының машинаны исерек килеш идарә иткәнлеге расланган. 537 кеше мондый тикшерүне узудан баш тарткан.

– Бу тикшерүне узудан баш тарту җаваплылыктан азат итми. Моның өчен административ җаваплылык каралган, – дип ачыклык кертте Степан Криницкий.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре