“ЭкоЯз” бәйгесенә нәтиҗә ясый башладылар

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Экояз» бәйгесендә җиңүче район-шәһәрләр һәм гаиләләрне котлады.

Быел чистарту экологик икеайлыгы сигез атнага бүленеп үткәрелде. Аның һәр атнасы төрле темага багышланган иде. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, бәйгегә барлыгы 1200 гариза килгән.

– Без тирә-ягыбызны җыештырып-киләчәгебезне кайгыртабыз, - ди Александр Шадриков.

Ул өмәләрдә катнашкан һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. Районнар арасында Биектау районы – беренче, Саба районы - икенче, Апас районы өченче урынны яулады. Шәһәр исемен йөрткән районнар арасында Кукмара районы беренче урынны алды. Икенче урында - Әлмәт районы, өченчедә - Менделеевск районы.Зур шәһәрләр арасында Казан иң чиста дип табылды. Чаллы икенче урынны алды.

«Экогаилә» номинациясендә Сарман районыннан Ханнановлар беренчелекне эләктерде. Менделеевск районыннан Шәрифуллиннар гаиләсе - икенче, шул ук районнан Мачихиннар гаиләсе өченче урынны алды.

«Экояз» бәйгесенең калган номинацияләрендә җиңүчеләрне июнь уртасында бүләкләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре