Быел Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” бәйгесенә 20 ел тулды.х Бәйгегә 21 номинация буенча 300 гариза килгән. Тармак министры Александр Шадриков чарада катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
– Мин бөтен республика халкына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Аларның табигатькә булган мөнәсәбәте сөендерә. Елдан – ел тирә-якка битараф булмаучылар саны арта, – ди Александр Шадриков. – Балалар бакчалары, мәктәп укучылары, студентлар, сәнәгать оешмаларын табигатьне ярату берләштерә. Без, алар ярдәме белән инде дүртенче ел рәттән “Россия суы” бәйгесендә беренчелекне алабыз. Волонтерлар ярдәме белән 10 мең чакрымнан артык елга ярларын җыештырып, 16,5 мең кубометр чүп җыйдык.
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашкан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев 25 ел гомеремне экологиягә багышладым, ди.
– Бүгенге экологик шартларда яшәвебез өчен без Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тырыш хезмәте, аларның табигатькә булган мөнәсәбәтенең нәтиҗәсе, – ди Азат Хамаев.
Исегезгә төшерәбез, Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр. “Ватаным Татарстан” журналисты Гөлгенә Шиһапова “Басма матбугаттагы иң яхшы язма” номинациясендә беренче урынны алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез