Эксперт 500 мең сумга нинди машиналар алып булуын әйткән

Хәзерге вакытта 500 мең сум – машина сатып алу өчен бик аз акча. Автоэксперт Константин Лигачев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“500 мең сумга иске генә машина алырга мөмкин. Иске Volkswagen Polo, яисә Opel Astra, Opel Corsa. Үзебезнең машиналарга килгәндә, 7-8 “яшьлек” LADA Granta. мәсәлән”, – дип санап үткән агентлык хәбәрчесе.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта автомобильләр базарында 500 мең сумга әйбәт машина табып булмый диярлек.
“Мондый бәядән беркем дә әйбәт автомобиль сатмаячак. Һичшиксез, 500 мең сумлык машинаның кимчелекләре табылачак. Җитди кимчелекләре булган очракта, машина ремонттан да чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә арзанлы машинага күз төшкәндә, бик игътибарлы булырга кирәк”.– дип йомгак ясаган сүзенә автоэксперт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре