Ел ахырына кадәр Татарстанда 15 сөтчелек комплексы ачылачак

Соңгы биш елда Татарстанда 82 сөтчелек комплексы төзелгән. Ел ахырына тагын 15 е ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Соңгы еллардагы сөтчелек комплекслары 51 400 сыерга исәпләнеп төзелгән. Узган ел 10 мең башка 19 яңа сөтчелек комплексы өстәлде. 2024 елда Бөгелмә, Кукмара, Алабуга, Саба, Кайбыч, Баулы, Балык Бистәсе һәм Актаныш районнарында 6 200 сыерга исәпләнгән 8 яңа комплекс эшли башлады. Ел ахырына кадәр республикада тагын 12 800 башка исәпләнгән 15 ферма ачылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре