Ел башыннан бирле Татарстан казнасына акцизлардан 29 миллиард сум чамасы кергән

Быел 8 ай эчендә Татарстан казнасына акцизлардан (товар бәясенә кертелүче салым) 28,6 миллиард сум алынган. Планда каралганның 66,6 проценты бу.

Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, гыйнвардан август аена кадәр иң күп акча нефть продуктларына акцизлардан кергән – 13,6 миллиард сум. Сырага акцизлардан керем күләме 9,4 миллиард сум тәшкил иткән. Күчемле милек һәм урта дистиллятлар (нефть продуктларының кайбер төрләре) буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына кергән акциз күләме 3,2 миллиард сум булган. Ә менә хәмергә акцизлар республика казнасына иң аз – нибары 2,4 миллиард сум керткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре