Ел башыннан бирле Татарстанда читтән торып 7050 урлау һәм алдау очрагы булган

Быелның биш аенда республикада читтән торып 7050 урлау һәм алдау очрагы теркәлгән. Бу – Татарстанда кылынган барлык җинаятьләрнең 30 проценты. Әлеге мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек башлыгы Рәмис Газыймов җиткерде.

«Мошенниклар әле дә булса, үзен банк, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дип алдап, халыкны төп башына утырта. Ел башыннан теркәлгән мошенниклык очракларының 39 процентын нәкь менә шулар тәшкил итә», – диде Рәмис Газыймов журналистлар белән очрашуда.

Мошенниклар еш кулланган тагын бер алдау алымы – отышлы инвестиция ясауга өндәүдән (18 процент) гыйбрәт. Ел башыннан теркәлгән барлык мошенниклык очракларының тагын 13,2 проценты интернеттан товар сатып алу, 9,6 проценты – бушлай игьлан урнаштыру сайтларыннан файдалану белән бәйле. Билгеле булганча, соңгы арада мошенниклар халыкның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларын да «вата» (3,3 проценты) башлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре