Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында оныклары белән ялгызы гына яшәүче Люция Вилданова урамда калган. Көн уртасында ут чыгып, янгын йортын көлгә әйләндерә аның.
– Ярый әле янгын көндез чыкты. Өйдә бер үзем, балалар урамга чыгып киткән иде. Кайтканда, сарай ягыннан ут чыкканын күргәннәр дә, тизрәк кереп әйттеләр. Бөтенләй каушап калдым. Нәрсә алырга да белмим. Балаларым да бик курыкты. Аякларына да кимичә чыгып чаптылар. Янгын сүндерү машинасын озак көттек. Алар килгәнче, йортыбыз янды да бетте. Урамда кешесе дә юк бит аның хәзер, – дип яшь түгә Люция апа.
Язмыш аларны моңа кадәр дә күп сынаган. Апас районына кияүгә чыккан кызлары Райлә 30 яшендә алты баласын кочаклап ирсез кала. Иң кечесенә нибары 1 яшь кенә була.
– Райлә ялгыз калгач, аларны үзебезгә алып кайттык. Оныклар бераз үскәч, кызым Казанга китеп эшкә урнашты. Авылда тормыш итү җайлырак, дип аларны үзебез янында калдырдык. Шәһәрдәге кечкенә фатирга ничек сыеп бетмәк кирәк?! Монда йортыбыз да зуррак, укырга йөрү дә уңайлырак. Иң олы оныгыбызга 16 яшь тулды, ул Казанда укый инде. Райлә икенче тапкыр кияүгә чыкты. Киявебез бик акыллы. Аллага шөкер, балаларны үз итеп тора. Ял саен яныбызга кайталар, – ди Люция апа. – Ике ел элек ирем үлеп китте. Ул исән булса да, болай авыр кичермәс идем төсле. Еламаган бер минутым юк. Өстебездәге кием генә калды бит. Әлегә төп йортта яшәүче энем белән киленебезгә күчендек. Алар сүз әйтми, торыгыз, диләр. Кызым, балаларны алып китик, дип кайткан иде, җибәрмәдем әле. Мин аларга ияләнгән инде.
Бар булган мөлкәте – урамга җилләтергә дип чыгарган урын-җир әйберләре һәм тавыклар. Үстерергә дип алган бройлерларына кадәр янып беткән. Әле ярый, тәрәзә аша кереп, документларын алып чыгарга өлгергәннәр.
– Барыннан да бигрәк 11 яшьлек оныгымны кызганам. Кечкенә генә булса да, әтисе үлгәнне дә күрде, бабасы өзелгәндә дә аның янында иде. Инде менә йортыбыз янып беткәнне карап торды. Бик сабыр бала, йөрәккәе өзгәләнә инде аның, – дип борчыла әбиләре. – Бергәләп бик рәхәт итеп яши идек. Әниләре алып китәм дигәч тә, монда торсыннар, дидем. Бабалары үлгәч, миңа бер юаныч булдылар. Укытучылар балаларны Тәтешкә экскурсиягә алып барасы иделәр. Безнекеләрне калдырмадылар инде. Күрше-тирә биргән киемнәрне киеп юлга чыктылар. Шөкер, авылдашлар бик ярдәм итә. Җирлек башлыгы да, урамда калмассыз, ничек тә җаен табарбыз, дип юата. Гомер иткән нигезең, балалар тавышыннан яңгырап торган йортың көлгә әйләнүне күрү бик авыр булды. Мин әле дә уңайлана алмыйм. Ничекләр бу авырлыкны күтәрергә соң? «Уттан калмый», – диюләре хак икән.
Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Люция Вилдан кызы Сафинаның Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89393653768 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез