Электрон документлар – хатыннар кулында

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин электрон хезмәт күрсәтү тиз башкарылырга тиеш дип саный. Ул бу хакта «Татар-информ»да узган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын республикада гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

– Кәгазь боткасыннан котылырга вакыт инде. Дәүләт хезмәте аша кирәкле документка гариза биргәнсең икән, ул тиз әзерләнергә тиеш. Республикада электрон хезмәт күрсәтү вакыты мөмкин кадәр аз һәм тиз башкарылырга тиеш, – ди ул. – Хәзер әзер документлар хакында “ВК” социаль челтәре аша хәбәр бирелә башлады. Шулай ук “госключ” программасы да тормышка ашырыла. Без аны гыйнвар аеннан сыныйбыз. Бик уңайлы әйбер булачак. Әлегә “Урам” паркы территориясендә кулланыла да инде. Киләчәктә бөтен килешүләрне дә шушы электрон ачкыч аша эшләп булачак. Әйтик, баланы бакчага урнаштырабыз, ди. Гаризаны электрон язабыз, килешүне дә электрон гына төзибез.
Министр шулай ук дәүләт хезмәтләре аша иң күп мөрәҗәгать иткән кешеләрне дә ачыклаган. Хатын-кызлар ир-атларга караганда, электрон түләүләрне еш башкара икән.
Айрат Хәйруллин IT-технологияләрнең тискәре ягы да бар, ди. Кешеләр көнгә уртача 4-5 сәгать вакытын телефонда уздыра икән. Интернет челтәрендә бик күп тискәре мәгълүмат та була, ди министр. Әнә шулай итеп кешеләрнең үзләре дә сизмәстән сәламәтлегенә зыян килә, курку, кайгыру, стресс килеп чыга. Министр, еламасын дип баласына смартфон тоттырган әти-әниләрне дә тәнкыйтьләп куйды.
Дөрес, хәзер инде интернетсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Элек ничек яшәгәннәр диярсең! Республиканың кечкенә авылларына да интернет киләчәк. Узган ел – 77, быел 87 авылга интернет тоташтырачаклар. Тагын бер яңалык – Казанда өченче IT паркны төзелергә мөмкин. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен сөенечле хәл – быел 5 мең табибка, 5 мең укытучыга һәм 4291 көллияттә белем бирүче мөгалимнәргә ноутбук бирәчәкләр.
Айрат Хәйруллин ясалма интеллект турында да сөйләде. Журналистлар белән очрашуга әзерләгән докладын да ясалма интеллект язып биргән икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре