Газетага язылу

Эльмира Зарипова: «Иң беренче чиратта – СВО катнашучылар һәм аларның гаиләләре»

Татарстанның Иҗтимагый палатасында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тармакның 2025 елда башкарган эшләре хакында сөйләде.

Эльмира Зарипова: «Иң беренче чиратта – СВО катнашучылар һәм аларның гаиләләре»
Татар информ

Әлеге очрашу фикер алышу форматында үтте. Министрлыкка үз тәкъдим-фикерләрен җиткерүчеләр дә булды. Ел дәвамында Дәүләт хезмәтләре порталында министрлыкның 15 юнәлеш буенча эшчәнлегенең иң кирәклеләрен сайлап алганнар. Тавыш бирүчеләрнең яртысына якыны СВО темасына бәйле булган.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, ел дәвамында алар махсус хәрби операциясе ветераннары һәм катнашучылар гаиләләренә ярдәм оештырган.

– Хәзер вакытта СВОда катнашучыларның гаиләләре белән иң беренче чиратта эшлибез. Сәламәтлекләрен югалтып өйләренә кайткан ир-егетләрне эшкә урнаштыру проблемалары белән очрашырга туры килә. 3 меңнән артык ир-ат демобилизацияләнде. Күбесе элеккеге урыннарына эшкә урнашса, кайберләренең сәламәтлекләренә бәйле кимчелекләре булу сәбәпле, башка юнәлештә эш эзләргә мәҗбүр, – ди министр. – Әмма без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. СВОдан кайтучылар арасында үз эшен башлап җибәреп, тагын берничә кеше ашлы иткәннәр дә бар. Гомумән алганда, соңгы елларда социаль контракт төзергә теләүчеләр арта. Узган ел 2322 контракт төзелде. Безнең алда бу санны тагын да аттыру бурычы тора. Махсус хәрби операциядә катнашучылар социаль контракт төзегәндә аларның керемнәрен исәпләп тормаячаклар. Шулай ук тагын бер яңалык – әгәр ир-ат ниндидер эш башларга теләми икән, ул үзенең хокукын гаиләдәгеләргә дә бирә ала. Очрашуда шулай ук СВОдан кайтучыларны тернәкләндерү турында сөйләштеләр. Күп очракта дәүләтнеке булмаган социаль юнәлешле оешмалар ярдәмгә килә икән. Министр бу урында авыру бала үстерүчеләре дә телгә алды. “Дәүләт нинди генә ярдәм бирмәсен, авырулар белән өйләрегездә дә шөгыльләнүне туктатмаска кирәк”, – диде ул.

Фикер алышучылар арасында махсус хәрби операциядән имгәнеп кайткан Петр Филиппов та бар иде. Ул үзен борчыган проблемаларны җиткерде. Баксаң, күп кенә ир-атлар хәрби хезмәтләрен туктатканнан соң, эшкә урнаша алмый интегә икән. – Мин СВОга контракт төзеп киттем. Шул сәбәпле, эш урынымнан китәргә туры килде. Билгеле, элеккеге эш урынына кайтып булмый. Әле бит авырулар да, кимчелекләр дә бар. Мин бер урында озак басып тора алмыйм. Инде хәзер күпме оешма ишеген шакыдым, эш бирүче юк. Башта вәгъдә итәләр, ә аннары инвалидлыкны белгәч, тиз генә синең белән саубуллашалар, – ди Петр. Ул үзе хакында гына түгел, берничә иптәшенең дә проблемасын җиткерде. Министр барлык сорауларга да ачыклык кертергә вәгъдә бирде. – Инвалидлыгы булган кешене эшкә алган оешмалар өчен өстәмә түләү каралган. Шулай ук эш урынын хезмәткәргә махсус көйләгән очракта да дәүләт компенсация түли. Бу мәсьәләне ачыклап бетерергә кирәк, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 
 
 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре