Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Халыкара гаиләләр көне белән котлады.
15 майда без иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара гаиләләр көнен билгеләп үтәбез. Гаилә, тугрылык, туганнарың турында кайгырту һәм якыннарыңа ярдәм итү – һәр кешенең тормышында төп кыйммәтләр. Гаиләдә буыннан-буынга мәдәни традицияләр тапшырыла, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаша.
Гаиләгә ярдәм итү һәрвакыт дәүләтнең игътибары үзәгендә. Гаиләләргә бала планлаштырганда, бала туганда һәм тәрбияләгәндә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә, дәүләт гаиләләргә авыр тормыш хәлләреннән чыгарга булыша, бала өчен гаиләне саклап калуны максат итеп куя. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә, алар өчен шулай ук матди ярдәм дә, эшкә урнашуда, ял итүне һәм сәламәтләндерүне оештыруда ярдәм дә каралган. Әлеге бурычларны хәл итүгә «Гаилә» илкүләм проекты чаралары юнәлдерелгән, аның нигезе гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә институтын үстерү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру.
Татарстанда гаиләләр федераль һәм төбәк социаль ярдәм чараларын алалар. Күрелә торган чаралар үз нәтиҗәләрен бирә – 10 ел эчендә республикада күпбалалы гаиләләр саны ике тапкырга диярлек артты.
Кадерле татарстанлылар! Бу бәйрәм көнендә сезгә иң изге теләкләр, бәхет һәм гаилә җылысы телим. Һәр яңа көн сезгә кадерле кешеләрегез белән аралашу шатлыгы бүләк итсен!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез