Газетага язылу

«ЭНЕРГОПРОМ-2026» форумында хезмәттәшлек турындагы документларга кул куелды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ-2026» форумы кырларында хезмәттәшлек турындагы берничә документка кул кую тантанасында катнаштылар. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия һәм Кыргызстан Энергетика министрлыклары арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга, шулай ук Кыргызстан Энергетика министрлыгы белән «Альтерна Инвест» халыкара консорциумы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.

Хезмәттәшлек турындагы килешүләргә «Сетевая компания» АҖ һәм «Кыргызстанның милли электр челтәре» ААҖ; Бердәм энергетика системасының фәнни-техник үзәге һәм «Шабакахои интиколи барк» («Таҗикстан бүлү электр челтәрләре»); КДЭУ һәм «Интер РАО – Корпоратив Университеты» кул куйдылар.

Партнерлык мөнәсәбәтләре төзү турындагы өч яклы меморандумга КДЭУ, Петербург энергетика квалификация күтәрү институты һәм «Инностейдж» компаниясе имза салды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре