Энгель Фәттаховка тагын бер җинаять эше кузгатканнар

Аңа Актаныш агрофирмасының 128 миллион сумлык мөлкәтен кулга төшерүдә гаепләү белдергәннәр.
Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов эшендә вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруга бәйле яңа эпизод пәйда булган. Россия Тикшерү комитеты Җинаять кодексының 286 статьясындагы 3 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан. Эш материалларын Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек идарәсе хезмәткәрләре туплаган. Бу хакта “БИЗНЕС online” Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов 2016-2017 елларда – Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазыйфасында эшләгән чагында, мәгълүм булмаган затлар белән берлектә, “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәфыйк Сәхабетдиновтан җәмгыятьнең корылмалар, махсус техника, мал-туар һәм башка милкен – барлыгы 128 миллион сумлык мөлкәтен “Агрофирма Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бушлай тапшыруны таләп иткән. Бу эш “Чишмә” һәм “Агрофирма Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре арасында товар җибәрү турында ялган килешүләр төзү юлы белән хәл ителгән.
Сәхабетлинов 2017 елның мартында ялган килешүләргә кул куеп, мөлкәтен бушлай тапшырган. Нәтиҗәдә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 128 миллион сумлык зыян китерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Энгель Фәттахов 2024 елның май аенда тоткарланган иде. Аның 2018-2020 елларда ришвәт алуы күздә тотыла. Тикшерү комитеты һәм Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе версия буенча, Фәттахов Актаныш районы хакимияте башлыгы вазыйфасында эшләгәндә төзелеш фирмасы вәкиленнән Актаныш авылындагы йортын реконструкцияләү рәвешендә 21,8 миллион сумнан артыграк күләмдә ришвәт алган булса кирәк. Моның өчен районда урнашкан объектларда төзелеш-ремонт эшләренә подряд килешүләрен төзү буенча ярдәм кулы сузачагын вәгъдә иткән.

Соңыннан Фәттаховка карата 14 миллион сумлык тагын бер ришвәт турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, Энгель Фәттахов Татарстан вице-премьеры вазыйфасында эшләгән чакта, 2015 елның 2017 елның 4 декабренә кадәр, “Мастерстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорыннан 2,1 миллион сумлык ришвәт алган. Моннан төш төзелеш компаниясе җитәкчесе ә Фәттаховның гаиләсе карамагындагы “Агрофирма Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә мөлкәт рәвешенд12 миллион сум тапшырган.

Узган атнада аңа карата 140 мең сумлык ришвәт турында тагын бер җинаять эше кузгатылу турында мәгълүм булды. Бу акча Фәттахов җитәкчелек иткән муниципалитетның җылылык белән тәэмин итү оешмасына 12 җылылык казанын бушлай файдалануга тапшыру, әлеге фирманы үз канаты астында тоту өчен билгеләнгән дип уйланыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре