25 июньгә Татарстан буенча «Россиядә эш» платформасында 61,2 мең эш урыны урнаштырылган, шуларның 1 483 физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен тәгаенләнгән.
Быел халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 12 676 кеше эшкә урнаштырылган.Эш бирүчеләр төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф өлкәсендәге эшләргә теләүче кадрлар белән кызыксыналар. Кирәкле һөнәрләр рейтингында инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, штукатурчылар, арматурчылар, ташчылар, табиблар, шәфкать туташлары тора.
Татарстанда узган ел Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе берьюлы 55 мәйданчыкта узды. Чарага 32 мең кеше эш эзләп килде, шуларның 3,4 меңе эшкә урнаштырылды. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу бик яхшы күрсәткеч.
Иртәгә, 28 июньдә, Татарстанда эш бирү ярминкәсе узачак. Ярминкәдә 400дән артык Татарстан предприятиесе катнашачак. «Казан вертолет заводы» АҖ, «Элекон заводы» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ, «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе» АҖ, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, АО Радиоприбор, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Казан синтетик каучук заводы» АҖ эш эзләүчеләрне көтеп кала. Предприятиеләр тарафыннан 30 меңгә якын вакансия тәкъдим ителәчәк.
Казанда ярминкә М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында иртәнге 10:00дән 14:00гә кадәр узачак. Ярминкәдә Казанның 50дән артык предприятиесе һәм оешмасы катнашачак, алар 7 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез