Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак. Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков хәбәр итте.
Социаль Фонд тарафыннан киләсе елның гыйнварыннан эшләүче гражданнарга пенсияләрен индексацияләү яңартылачак. Әмма Яңа ел бәйрәмнәре булу сәбәпле, кайбер россиялеләргә гыйнварда килергә тиешле пенсияләрне декабрьдә бирәчәкләр.
"12 гыйнварга кадәр пенсия алучыларга түләүләр декабрь азагында башкарылачак. Башка даталарда пенсия алучы гражданнарга акчалар 2025 елның гыйнвар аеның тиешле даталарында түләнәчәк", дип яза "Парламентская газета" Чирков сүзләренә сылтама белән.
Моңа кадәр, киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин булуы хәбәр ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез