Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 286 мең кеше яши. 2025 елда мәшгульлек үзәкләренә, эш эзләп, 1035 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 637 се эшле булган. «Кадрлар» илкүләм проекты кысасында 49 кеше бушлай укып, яңа һөнәр үзләштергән. Күбесе тегүче, экскурсовод, лаборант, БПЛА операторы һөнәрләрен сайлый.
Балтач районының социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина әйтүенчә, Татарстанда эшлим дигән һәркемгә мөмкинлекләр тудырыла.
– Теләк кенә кирәк. Эшлим дип торучы булса, эше табыла. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә иң элек социаль контракт төзергә тәкъдим итәбез. Әгәр ул кешенең кереме яшәү минимумыннан азрак икән, бу очракта ул дәүләт тарафыннан бер тапкыр бирелә торган түләүгә өметләнә ала. Әлеге акча белән үз эшен башлаучылар күп, – ди Алсу Гатиятуллина. – Быел яшәү минимумы уртача алганда 15 мең сум тирәсе. 2026 елда бу күрсәткеч 16 мең була. Үз эшемне ачам дигән инвалидның пенсия акчасы моннан артып китәргә тиеш түгел. Бездә шулай ук СВОдан имгәнеп кайтучылар да социаль контракт төзи. Эш эзләүче кешеләр исә районның халыкны эш белән тәэмин итүче мәшгульлек үзәкләренә бара. Андагылар исә һәркемнең үзенә туры килә торган эш табарга тырыша.
Арча районының мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина әйтүенчә, районда яшәүче 1442 физик мөмкинлеге чикләнгән кешенең 513 е эшли.
– Быел безгә 10 инвалид мөрәҗәгать итте. Бөтенесенең дә эшкә урнашасы килә. Без исә һәркайсына туры килердәй эш эзлибез. Мөмкинлекләренә карыйбыз. Әле менә шушы көннәрдә бөтенләй күрмәүче ханым эш сорап килде. Өйдә тик утырасым килми, берәр оешмада бәрәңге булса да әрчеп торыр идем, ди. Кайчак аларның шундый оптимист булуларына шаккатам да. Үрнәк тә алам, – ди Гөлфия ханым. – Районда язмышлары бертөрлерәк булган, өчесен дә бер авыру берләштергән егетләр бар. Менә аларга сокланмый мөмкин түгел. 2023 елда шул егетләрнең берсе социаль контракт төзеп, фанерадан кисеп әйберләр ясау буенча үз эшен ачып җибәргән иде. Хәзер аның бер дусты да бизнес-проект төзеп, шуны яклады. Ул тагын да тырыш булып чыкты. Дәүләт эш башларга биргән акча янына иганәчеләрдән ярдәм табып кушып, үзенә кирәкле җиһазның тагын да яхшырагын алып, зуррак эшкә кереште. ДЦПлы егетләр димәссең! Әле ул егетләр шулкадәр дөрес итеп эшли. Вакытында хисап тота, бөтен эшне җиренә җиткерәләр. Мин аларны сау-сәламәт, ике аяклы, ике куллы зарланучы ирләргә үрнәк итеп күрсәтәм.
Арчада СВОдан имгәнеп кайткан 16 ир-ат бар. Гөлфия Гыйбадуллина әйтүенчә, аларның күбесе социаль контрактны сайлый.
– Егетләр эштән куркып тормый. Имгәнеп, сәламәтлекләренә зыян килсә дә, эшләр идек дип торалар. Әле менә бер егет маллар асрарга җыена. Андыйларны хуплап кына алабыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, – ди мәшгульлек үзәге җитәкчесе.
Казанда яшәүче Гөлназ Сәгыйрова, физик мөмкинлеге чикләнгән булса да, икешәр эштә эшләгән. Хәзер исә тагын да зур хезмәттә – бәби үстерә.
– Бар нәрсә дә үзеңне кабул итүдән тора. Мин бер дә физик мөмкинлегем чикләнгән дип санамыйм. Без дә башкалар кебек үк кеше инде. Үземне кызганганнарын яратмыйм. Үзем дә мескенләнеп утырмыйм. Бер генә түгел, ике җирдә эшләдем. Чәчәк кибетендә флорист идем. 2024 елда кияүгә чыктым. Ирем белән матур гына гомер итәбез. Кызыбыз үсеп килә, – ди Гөлназ. – Уңышка ирешер өчен үзеңне кызганудан туктарга кирәк. Бәбигә узгач, теркәлгән хастаханәгә исәпкә басарга бардым. Андагы табиблар мине сүгеп ташлады. Кая сиңа бәби табу, диделәр. Тоттым да түләүле клиникага киттем. Анда караучы да табылды, табиблар да тиз ярдәм итте. Шөкер, баланы җиңел күтәрдем. Әле авырлы килеш Мәскәүдә узган Халыкара бәйгедә флористика буенча беренче урын алып кайттым. Ә миңа бөтенләй еракка йөрергә ярамаган. Баламны да үзем табармын дигән идем. Тик табиблар сакланырга кушты. 3 кило ярымлы кызымны ярып алдылар. Ничек инде бала сөясең килмәсен! Бездә дә шул ук җан, шул ук йөрәк бит!
Күктән төшкәнне көтәргә кирәкми, ди Гөлназ.
– Мин әле дә гел эштә. Декретта булсам да, тик тормыйм. Төрле чаралар уздырырга булышам. Күптән түгел бер авыру баланы бәйрәмгә чакырып аның әнисенә шалтыраттым. Ә ул исә миңа таләпләр куйды. Янәсе, килеп алсыннар, китереп куйсыннар. Аңа җавап итеп үземнең дә сәламәтлегемдә кимчелекләр барын, әмма берәүдән көтеп утырмаганны, ял итмичә эшләгәнемне әйтергә туры килде. Ул сүзсез калды. Миңа тиешләр дип яшәргә ярамый. Инвалидлык ул тормышның бер бите кебек кенә. Һаман да шул бит белән яшәп булмый. Китапның да башта бер бүлеген укыйсың да икенчесенә күчәсең бит. Тормышта да шулай, син алга атларга, уңышларга ирешергә, тормышны яратырга тиеш, – ди Гөлназ.
Татарстанда социаль контракт төзергә теләүче кешеләргә 145 мең 100 сумнан алып 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган. Әлеге сумма бер тапкыр бирелә. Аны кире кайтарасы түгел. Акчаны алып эш башлау өчен кулыңда бизнес проектың булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез