«Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»

Замана үзгәрәме, әллә кешеме? Хатын-кызныкы дип саналган һөнәрләр буенча эш эзләгән ир-атлар саны быел 1,5 тапкыр арткан.

«Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»

«Авито Работа» мәгълүматларына ышансаң, бала караучы булып эшләргә теләк белдергән көчле затлар, әйтик, 56 процентка арткан. Алар хәзер чәч һәм тырнак ясый, чәчәк сата, тегү-чигү эшенә алына. Дөрес, язманы әзерләгәндә, күбесе үзләре турында сөйләүдән баш тартты.

«Рәхәтләнеп бәйлим»

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Илшат Заһидуллин инде 44 ел шәл бәйли. Хәзер аңа 50 яшь. Алты яшендә кул арасына керә башлый ул.

– Мине шәл бәйләргә әбием өйрәтте. Хатын-кыз эше, диючеләр бар инде ул. Әмма оялып торганым булмады. Мин бит бу шөгыль белән акча эшлим. Бер генә минутымны да бушка уздырмыйм. Телем сөйләп торса да, кулым шәл бәйли. Хатыным машина йөрткәч, мин янында шәл бәйләп барам. Элек шәл сораучылар күп иде. Хәзер шәлгә заказ кимеде. Ә менә оекбаш белән бияләй сораучы күп. Хәзер күбрәк шуларны бәйлибез. Әкренләп яшь тә бара, гомер буе бәйләү дә сиздерә башлады инде. Әмма бирешмим әле. Кулга энә-җеп алуга ук рәхәт бит. Белгән эш югалмый шул. Әле ярый кечкенәдән бәйләргә өйрәнгәнмен. Кул белгәч, акчасыз да тормадык. Әбигә рәхмәт, – дип сөйли Илшат. – Гаиләдә эшне бүлгәнебез юк. Өч эштә эшләп йөрим. Шуның өстенә маллар тотабыз. Буш вакыт бик калмаса да, табабыз.

«Үзебез өчен генә»

«Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриевнең шөгыльләре күп. Һәрвакыт шәһәр белән авыл арасын таптый ул. Баксаң, Дамир абый  да буш вакытларында кулына энә белән җеп ала икән.

– 5–6 сыйныфларда укыганда тегә башладым. Әнием Флюра да тегүче иде. Әминә әбием дә кул эшенә бик оста булды. Бөтен киемнәрен үзе текте. Мин аларның эшләгәненә гел кызыгып карап торыр идем. Шул сеңеп калган. Әмма алардан аермалы буларак, машина белән теккәнем юк. Бар эшемне кул белән башкарам, – ди Дамир абый. – Өйдә бер генә иске кием дә әрәм ятмый. Чалбарларны ташлаган юк. Алардан сумкалар тегеп куям. Хатыныма матур итеп алъяпкычлар да тегеп бирдем. Иске бишмәтләрдән арка җылысы, камзуллар ясап куйдым. Кул белән теккәнем сизелми дә. Күп еллар теккәч, инде хәзер кулым остарды. Тиз эшләргә өйрәндем. Аннары әби белән әнидән күчкән сәләтем дә юкка чыкмады. Бу эшемне бик яратам, беркемнән дә оялып тормыйм. Шөкер, гаиләбездә ертык-ватыкны чит кеше төзәтми. Аяк киемнәрен рәтләү дә минем өстә.

«Чарасыздан өйрәндем»

Ашарга пешерү ир-ат эше түгел дисәк тә, пешекчеләр күп. Рафис Атаказов – заманында татар теле һәм әдәбияты укыткан кеше. Дәрес сәгатьләре кыскартылгач, эшсез кала. Әмма җаен таба, пешерү эшенә алына.

– Әти белән әни колхозда эшләде. Өйгә бик соң кайталар иде. Ә бит тамак ач. Әле миннән соң кечкенә туганнарым да бар. Шуңа күрә аш-су тирәсендә кечкенәдән йөрергә туры килде. Сыер саварга да өйрәндем, – дип сөйли Рафис. – Казанга килгәч тә, мәдрәсәгә пешекче булып урнаштым. Аеруча камыр ризыкларын пешерү ошый. Бәлешен дә, пирогларын да, мантый да, коймак та ясыйм. Ризыгымны мактап ашыйлар. Эшнең ояты юк дип уйлыйм, эшләми йөрү оят булырга тиеш. Хәзер пешекче итеп кунакханәгә эшкә чакырдылар.

«Эшне бүлмәдек»

Мөслим егете, җырчы Рөстәм Гыйльфанов апасы белән үсә. Әтисе белән әнисе алардан эшне аерып эшләтми. Апасы тракторын да йөртә, Рөстәм исә пешерә дә, юа да, җыя да.

– Әлегә мин ялгыз яшим. Гаиләдә өйрәнгән бөтен эшнең кирәге чыкты. Әмма алар арасында иң яратканы – гөлләр үстерү. Бәлки бик күпләр егет кешенең бу эшен хуплап та бетермәс, әмма миңа ошый. Гөлләрне утырту, аларны тәрбияләү, чәчәк атуын күрү – зур бәхет. Өемдә гөлләрем бик күп, – ди Рөстәм. – Тагын бер яраткан эшем – җиләк җыю. Анысы бөтенләй күңелгә ял бирә. Күп еллар җыя торгач, тизлек тә артты. Ә менә кайнатмалар ясау минем эш түгел инде, анысын әнием башкара. Шунысын әйтә алам: эшне ирнекенә, хатынныкына бүлмәскә кирәк. Тормыш булгач, эшләмим дип тормыйсың. Шуңа күрә өйрәнергә һәм чамасын белергә кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре