Дөбъязда яшәүче туганнарымның балалары этләрен «прогулка»га алып чыгып, йөртеп кайтмакчы була. Ә ул кинәт тартылып ычкына да кыр буйлап урманга чаба. Куып карыйлар – тота алмыйлар, чакыралар – кире борылмый. Артыннан барып эзләп тә карыйлар – тапмыйлар. Алты ел торган җиренә үзе кайтыр әле дигән өметләре дә акланмый.
«Үткән ел берәүләрнең эте ычкынып, күршеләренең әллә ничә тавыгын әрәм иткән иде, безнеке дә кешеләрнең кош-кортларына зыян салмаса ярый инде», – дип курыккан апага авыл төркеменә язарга киңәш бирдек. «Бездә кешеләрнең шундый ярдәмчел икәнен белә идем, әмма эт өчен дә шулай борчылырлар дип уйламадым. Ничә көннәр бөтен авыл эзләште, – ди туганыбыз. – Кайсы каядыр киткәнен күреп, хәбәр сала, кемдер сезнеке түгелме дип, фото җибәрә... »
Бишенче көн дигәндә этләрен авылның икенче очыннан таптылар. Арыган, йончыган, тигәнәккә батып беткән, дигән иде апа. Тик... тигәнәккә генә батмаган икән. Кайткан шәпкә ашаган этләре, икенче-өченче көннәрдә ризыкка якын да килмәде. Ята да ята, аруы җиткән дисәк тә, апабыз жәлләп сыйпап караса... Йон арасы тулы урман бете – талпан, ди. «Инде бөтенесе кабарып беткәннәр, мин генә чүпләп бетерә торган түгел», – дип, ветеринар эзләргә тотынды. Авылныкылар аны берни эшләтә аласы булмаган. Биектаудагы ветклиникага алып бардылар. Алар бетләрне чүпләми, уколлар кадый, система куя, шуннан соң бетләр үзләре, үлеп, коела икән. Икенче көнне эт оясы яныннан башта 21 не җыеп алдым дигән иде, соңрак тагын 8 бет коелган. Аның белән генә дә бетмәде. Атнага якын көн саен бетләр коела торды. 25 килограммлы эткә (ветклиникада үлчәгәннәр иде) бөтенесе 72 бет кадалган булып чыкты! Әле болар бит туганыбыз күргән, тапканы гына. Чын-чынлап жәлләдек үзен. Мескенкәй урманга керүгә, бетләр сарып алгандыр да, шуңа күрә, кая барганын белмичә, көн-төн чабулап йөргәндер, өенә кайта белмәгәндер, дидек.
Туры килүен күр: без шушы хәлләр турында язышкан кичтә үк «Ватсап»тан Башкортстанда кырга чыгар, урманга барыр хәл юк, урман бете искиткеч күп, бөтен киемне сарып ала дип, шактый борчулы видео җибәрделәр. Чындырмы, белмим, әмма урманнарда хәл шул чама булуын ышанычлы танышлар да сөйләгән иде. Бу видео исә талпан темасын дәвам иттерергә тагын бер сәбәп булды.
– Элек урманда йөрдек, талпан кадала дип уйлый белмәдек, кайда булды икән алар? – дибез.
– Ул елларда басу-кырларга агу-химикатларны самолет белән сиптерәләр иде бит, посадка-урманнарга да эләккәндер, үрчи алмаганнардыр, – дип фаразладык. – Табигать җылыну да алар файдасынадыр...
Болын-үзәнлектә генә йөрсәләр дә, көтүдәге сыерларга талпан кадалып кайткан очраклар, ишегалдыннан башка җиргә чыкмаган кечкенә песи баласына кадалганы, күрше Фәйрүзәләрнең бозауларын тау башында сырып алганнары да искә төште. Гаҗәп инде. Урманга барасы юк, үзләре килә, диярсең...
Ә песиләргә каян килде икән ул колак бете (ушной клещ)? Гадәти бет-борчаларыннан гына бер песи дә үлмәде. Ә монысыннан бөтен песи кырылып бетә. Үткән ел бездә дистәгә якын песи ашаган көйгә үлеп китсә, быел ике күршенең ун-унөч песиләреннән берәү дә калмаган... Алданрак сизенеп, укол кадатсаң, дару эчертсәң, исән калалар икән. Профилактика өчен даруын биргәләп алырга кирәк ди... Монысына аңлатма таба алмадык, заман чиредер инде.
Бет темасы моның белән генә бетмәде. «Яз көне бакчада эшләргә тиешле мәҗбүри эшләрнең берсе... » – дип сөйләүче блогерны тыңлый башласам, аның да сүзе карлыганнардагы бет личинкалары турында булып чыкты. Иртә язда кайнар су сибеп кенә бетми икән алар, бөреләрдә качып кала икән. Әнә шундый – гадәтиләреннән аерылып, симез, йомры булып торган бөреләрне җыеп алып, яндырырга кирәк булып чыкты. Нинди бетле дөнья соң бу?! Эттә дә бет, песидә дә, куакта да... Бөтенесен эшкәрт, чистарт, дәвала. Әле бит алмагачларны, башка җимеш агачларын, чәчәкләрен дә әле бет, әле корт зарарлый. Утыртып кына эш бетми. Су гына сибеп, бер нәрсә дә үсми бугай хәзер. «Әллә инде... » дигән вәсвәсәле уйлар килсә дә, аптырарлык түгел.
Фото бизәү өчен бирелде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез