Евросоюз санкцияләре пакетына Татарстанның ике компаниясе кергән

Европа берлеге Татарстаннан 2 оешмага каршы санкцияләр кертте. Чикләүгә Казан дары заводы һәм АР "Союз" Казан тәҗрибә конструкторлык бюросы" эләкте.

Евросоюз журналында әйтелгәнчә, беренче компания "патроннар һәм снарядлар җитештерә", ә икенчесе "Россия Кораллы Көчләре коралланышында булган ракета комплекслары өчен каты ягулык ракета двигательләрен эшләү белән шөгыльләнә ";

Шулай ук исемлеккә әлеге заводларның генераль директорлары - Александр Лившиц һәм Наил Латыйповны керткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре