Фәкыйрьләрне башкача исәплик

Үткән атнада Россия–НАТО мөнәсәбәтләренә бәйле зур вакыйга булды: Польша күгендә күпсанлы дроннар очышы күзәтелде. Сугыш карчыгалары бу уңайдан вазгыятьне Көнбатыш–Россия хәрби конфликтын башлап җибәрү өчен файдаланырга теләде. Россия Оборона министрлыгы Польша җирләрендә нинди дә булса объектларга һөҗүм итү нияте булмавын әйтеп, күңелсез хәлгә катнашы юклыгын белдерде.

Әйтергә кирәк: НАТО блогы да хәлне кискенләштермәү позициясен сайлады. Күккә бик арзанлы, технологик яктан камил булмаган һәм һөҗүм итү коралы йөртмәгән пилотсыз аппаратлар күтәрелгән булган. Аларның юнәлешен РЭБ ярдәмендә бик җиңел үзгәртеп була, диделәр. Мәскәү–Брюссель каршылыгын конфликт дәрәҗәсенә үстерү теләге белән янган көчләр бар, әлбәттә. Вазгыять никадәр генә катлаулы булмасын, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Украина–Россия конфликты да озакламый паузага куелыр дигән фаразыннан баш тартмый. АКШның НАТОдагы даими вәкиле: «Куркынычсызлык гарантияләре бирелсә, Украина хәзерге фронт сызыгы буенча сугыш хәрәкәтләрен туктатырга әзер», – дип белдерде. «Тынычлык килешүе РПЦ мәхәлләләрен һәм рус телле халыкны яклауны да үз эченә алырга мөмкин», – дип тә өстәде.

Вашингтон белән Мәскәү арасында бу уңайдан даими консультацияләр бара, Көнбатыш матбугаты: «Трамп Путинга көче җитүенә ышанмый», – дип язса да, тыныч килешү ихтималлыгы 90 проценттан артык. Килешү ике як өчен дә мөһим. Россиянең тышкы сәүдәсе кыенлыклар кичерә. Һиндстан кара алтынга бәяне кискен төшерүне таләп итә. Дус дәүләт үзен шулай тотканда, дус булмаган илләрнең нинди бәя куясы аңлашыла инде. Япония 12 сентябрьдән Россия нефтенең түшәм бәясен 47,6 долларга кадәр төшерде. Бу кайбер төбәкләрдәге кара алтын чыгаруның үзкыйммәтеннән түбән. Җитмәсә, азык-төлекне чит илләрдән күбрәк алырга туры килә.

Икътисадый вазгыятьнең шундый катлаулы чагында «Гадел Россия» партиясе лидеры Сергей Миронов фәкыйрьлек чиген яңача билгеләргә чакырды. Айлык кереме 43 мең сумнан кимрәк булучыларны фәкыйрь дип санарга өндәде. Ул әйткән санда гаделлек бар барын, ләкин алай санаганда фәкыйрьләр саны күп булып чыгачак. Шуңа күрә Миронов инициативасы кәгазьдә генә калыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре