Фәннәр академиясе тарологлар хезмәтләрен закон нигезендә тыю идеясен хуплады

Россия Фәннәр академиясе тарологлар хезмәтләрен закон нигезендә тыю идеясен хуплый, дип белдерделәр РИА Новости.

Таро карталары ярдәмендә янәсе теге яки бу кешенең киләчәген алдан фаразлау - ул ялган фән, тарологлар катлаулы ситуацияләрдә кешеләрнең зәгыйфьлегеннән файдалана, бу әлеге хезмәтләрне кулланучыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип билгеләп үттеләр Россия Фәннәр академиясендә.

"Россия Фәннәр академиясе, һичшиксез, тарологлар, астрологлар һәм башка сихерчеләр хезмәтләрен закон нигезендә тыю юлын хуплый", - диделәр Россия Фәннәр академиясендә.

Тарологлар хезмәтләрен рекламалауны тыя торган закон проектын Дәүләт Думасына якын арада кертәчәкләр, ул финал стадиясендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре