. Әйе, аны аңлап бетермәүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Ләкин Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев – сайлаган юлыннан нык адымнар белән бара торган үзенчәлекле шәхес. Аның белән әңгәмәбез дә режиссерның күбрәк эчке кичерешләренә бәйле булды.
– Фәрит Рәфкатович, Камал театры артистлары белән сөйләшә башласак, беренче сорау яңа бина хакында. Сезнең фикерне дә беләсе килә. Яңа бинада режиссер өчен нинди мөмкинлекләр ачыла?
– Безнең Татарстан урамындагы бинада шактый уңайсызлыклар бар иде. Әлбәттә, гади тамашачы аны белми, күрми. Мисал өчен, репетиция өчен бер бүлмә дә юк иде. Кичен спектакль куярга, сәхнәне әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта репетиция дә ясарга кирәк. Ә инде яңа бинага килсәк һәм иң башта уңайсызлыклары турында сөйләсәк, монда тынлык юк. Спектакль ул тынлыкта туа, катлаулы, интим процесс. Ләкин бу – вакытлыча күренеш. Бар да җайга салыначак. Монда бит әле төзелеш дәвам итә, эшләп бетерәсе эшләр бар. Ә инде уңайлыкларга килсәк, иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Безгә – татар театрына, татар тамашачысына шундый зур бүләк ясадылар. Мин әле һаман бәяләп тә бетерә алмыйм, сүзләремне дә әйтә алмыйм. Без бинаны әле өйрәнәбез, күзәтәбез, тавышларны көйлибез.
– Без теге бинада да тамашачыга кытлык кичермәдек. Әлбәттә, монда яңа бина белән кызыксыну да бар. «Билет алып булмый, эләгеп булмый», – дип зарланучыларны да ишетәм. Мине иң сөендергәне яңа театрга Татарстан урамындагы бинага йөрмәгән яңа тамашачының да өстәлүе. Башта бинага кызыгып килгәннәрдер. Ләкин алар татар театрына киләләр һәм кызыксынып йөри башлыйлар, тартылалар. 1986 елда Горький урамыннан Татарстан урамына күчкәндә дә сүзләр күп булды бит, сүктеләр дә сүктеләр. Хәзер: «Нинди шәп бина, ник күчәсез?» – диләр. Алар үзләренчә борчыла инде.
– Театрда озын гомерле спектакльләр бар. Алар яңа бинада да яшәр микән?
– Яңа бинада яңа репертуар туарга тиеш. Ләкин безгә булганнары белән күчәргә туры килде. Кайбер спектакльләр матур гына кереп урнаштылар. Кайберләре белән саубуллашырга туры килер. Репертуарны бу бинага җайларга кирәк булачак. Әлегә барлык спектакльләргә дә тамашачы яратып йөри, заллар тулы. «Гөргөри кияүләре», «Җанкисәккәем» спектакльләре утыз ел бара, халык килә, карый. Ничек менә аларны репертуардан аласың? Без бит күзәтәбез. Халык йөрми, кими икән, без аны репертуардан алабыз.
– Мин моңа төгәл җавап бирә дә алмыйм. Бу – бик үзенчәлекле әсәр һәм анда гади тормыштан гына алынган вакыйгалар сурәтләнми. Әсәрдә күтәрелгән уйланулар мине дә борчый, күрәсең. Безне нәрсә коткара ала? Кешелек дөньясы алга таба ничек яшәр? Болар – безнең барыбызны да борчый торган мәсьәләләр. Театрның вазыйфасы: ул ниндидер сорауларны күтәрергә тиеш. Ә әсәр кызыклы формада язылган. Анда юмор көчле. Дамир Сәлимҗанов –Марсель Сәлимҗановның бабалары ягыннан туганы. Без аның белән Казанда театраль лаборатория вакытында таныштык. Ул режиссер булса да, язгалый. Аның әсәрләрен берничә театрда куйган булганнар. Һәм сезон ябылыр алдыннан минем кулыма менә шушы «Справкалы җинаятьче» әсәре килеп эләкте. Мин аны артистларга да күрсәттем һәм куярга булдык.
– Сез бик талантлы ике шәхес гаиләсендә үскән бала буларак, «сәхнә», «театр» дигән төшенчәләрне кайчан аңлый башладыгыз?
– Мин театрда, оркестр чокырында, спектакльләр карап үстем. Театр миңа шулкадәр сеңгән. Булды микән андый мизгел? Әйтә дә алмыйм. Мин бер нәрсәне ачык хәтерлим. Сәхнәдә спектакль бара һәм анда әни «үлә». Мин режиссер ярдәмчесе янында утырам. Әни сәхнәгә чыгып киткәндә шулай утыртып калдыра иде. Берсендә, шулкадәр бирелеп караганмындыр, әни үлә дип ышандым һәм сәхнәгә йөгереп чыга башладым. Мине тартып алдылар. Буталганмын бит, театрның шартлы әйбер икәнен аңламаганмын, күрәсең.
– Театрга мәхәббәт кемнән – әтидән – Рәфкать Бикчәнтәевтәнме, әллә әнидән – Наилә Гәрәевадан күчкәнме?
– «Театрга мәхәббәт» дигән төшенчә белән мин килешеп бетмим. Театрны яратырга ярамый, театрда эшләргә кирәк. Анда икенче төрле хис, икенче төрле ярату булырга тиеш. Тормыштагы ярату дигән сүздән ерак тора ул. Тормыштагы ярату хисе ул бит үзгәрүчән. Син бүген яратасың, иртәгә яратмаска мөмкин. Театрга бирелгәнлек булу кирәктер. Ә миңа ул икесеннән дә рәхәтләнеп күчкән. Соңгы елларда мин әнине тәнкыйтьли дә идем. Аңа да шул ук сүзләрне әйтә идем. Әни үзе дә, аптырап: «Без көне-төне эшли идек, театр дип яши идек. Хәзерге яшьләр андый түгел», – ди иде. Мин әйтәм: «Әни, тормыш үзгәрде. Актерларның да тормышы үзгәрде, матди як өскәрәк чыга, кыйммәтләр дә үзгәрде». Ә менә әти турында сөйләүләренә караганда, аның театрга карашы кырысрак булган. Бәлки үзе режиссер булгангадыр. Ә теге буын артистлар бөтен җаннарын-тәннәрен биреп театр дип яшиләр иде. Алар өчен башка тормыш юк иде. Театрда яшиләр, театрдан китәләр иде. Аның заманасы да шундый иде бит.
– Ике шундый талантлы шәхеснең баласы театрга килү гаҗәп түгел кебек. Сезнең әлеге юлны сайлауны әниегез хуплаган дип беләм.
– Юк, әни өчен минем театрга килүем көтелмәгәнрәк булды. Әйтәм бит, ул театр дип яшәде, минем кем булачагым турында уйламады да. Сигезенче класстан соң мин токарь, слесарь һөнәрен үзләштерергә техникумга китмәкче идем. Чөнки минем мәктәптә укуым бик үк барып чыкмады. Дусларыма ияреп, мин дә китәргә булдым. Тормышымдагы менә шундый мизгелләрдә әни бар нәрсәне үз кулына ала иде. Ул мәктәпкә барып, директорга кереп, укытучылар белән сөйләшеп: «Минем улым кала. Унынчы классны укып бетерә», – диде. Һәм мин калдым. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына укырга керергә теләдем. Әзерләндем, гитарада уйнарга өйрәндем. Ләкин ул елны мин теләгән бүлеккә студентлар җыймадылар. Миңа хор-дирижерлык бүлегенә керергә тәкъдим иттеләр. Мин үземне дирижер итеп күз алдына китермәдем. Шунда газетада театр училищесына җыюлары турында белдерү күрдем. Без әни белән беркайчан да бу турыда сөйләшмәдек. 9 нчы класстан соңмы, Марсель абый әнигә: «Мин курс җыям, Фәрит керсен әле», – дигән. Мин, кермим, дидем. Шуның белән башка сөйләшү булмады. Ә монда үзем күреп алдым да кайтып әйттем. Башта ул моңа бик аптырады, аннары: «Үзеңә кара», – диде. Бернинди басым булмады.
– Калган булыр идем. Режиссер булмасам, актер булыр идем. Ләкин мин үземә андый сораулар бирмим. Бирсәләр, аптырап калам. Димәк, шулай язылган. «Без китәбез, сез каласыз» спектаклендә мин ГИТИСны тәмамлаганнан соң уйнадым. Миңа Әхтәм абый Зарипов тәкъдим итте. Ә «Күктау» фильмында төшкәндә, мин инде режиссер булып эшли идем.
– Сез бүген белән яшисезме?
– Мин кайвакыт, чын вакыйгалар әле башланмады, дип уйлыйм. Бу әле прелюдия генә, иң мөһиме алда кебек. Дирижерлар сөйләшә икән, янәсе, чын дирижерлык 70 тән соң гына башлана, аңа кадәр син өйрәнәсең генә. Ә дирижер белән режиссер һөнәрләре охшашлар. Чыннан да яңа әсәргә алынган саен дулкынланасың, китапларны яңадан актара башлыйсың. Шул һөнәреңә өр-яңадан өйрәнгән кебек. Шәкертләрне укытканда да шулай. Ниндидер төшенчәләрне яңадан искә төшерәсең. Мин әле һаман да бу һөнәрне аңлап бетерә алмыйм, барысы да алда кебек.
– Ә сез үзегез куйган спектакльне күпмедер вакыттан соң анализлап карыйсызмы?
– Юк, мин аңа кайтырга тырышмыйм.
– Сез икеләнүчән кешеме?
– Төрле чак була. Башлыча икеләнүчән. Ул мине кайвакыт интектереп бетерә. Шуңа мин киңәшләшергә яратам.
– Тәнкыйть сүзен дә күп ишетергә туры киләдер. Шул негативлардан ничек сакланасыз?
– Яңа бинага күчкәннән соң мин тәнкыйть укуны туктаттым. Шундый рәхәт. Миңа берәү: «Син аларны укыйсыңмыни? Нигә кирәк ул сиңа? Укыма», – диде. Мин икенче көнне үк аларны укуны туктаттым.
– Ә сез ниндидер эзләнүләр, монысын ничек куярга икән, дип уйланган вакытларда, мисал өчен, көчле режиссер булган әтиегез карашы аша, ул нишләр иде икән, дип уйланасызмы?
– Кызганыч, әтинең иҗат юлы озын булмады. Шуңа күрә аның күзаллавы аша мин чагыштыра алмыйм. Ә менә Марсель абый ничек эшләр, моны ничек куяр иде, ул нәрсә дип әйтер иде икән, дип уйланам. «Эх, Марсель абый исән булса, аңа гына укып күрсәтер идем, ни әйтер иде икән?» – дим. Ул: «Куясың, яисә куймыйсың», – дип кырт кисә һәм шундый рәхәт була иде. Мин диплом спектакле итеп «Бичура»ны куйганда, бөтен сәхнәне ачып куеп, анда монтировщиклар да чыгарга тиеш иде. Мин Марсель абыйга аны эшләп күрсәттем. Карады да: «Ярар, әйбәт, тик менә монысы кирәкми. Бу спектакльнең режиссеры син икәнлекне күрсәтергә кирәкми», – диде. Яшьлек белән, менә мин нәрсә уйлап таптым, дип күрсәтәсе килә. Ә ул, юк, диде. Бу – профессионалның профессионалга кисәтүе.
– Кызганыч, хәзер сәнгатькә, татар театрына җыю бик кыенлашты. Элек бер урынга бишәр кеше була иде. Сәләтле кеше шунда ук күренә инде. Әгәр бу өлкәгә аяк басарга тели икән, ул инде сәләтле. Мине иң борчыганы – хәзер яшьләр һөнәрне югалта. Күбрәк танылу, дан кирәк. Ә һөнәр турында оныталар. Һәр өлкәдә, бигрәк тә сәнгатьтә дилетантлык көчәйде. Шуңа мин үз шәкертләремне эшләтәм. Бары тик эшләтәм. Алар көне-төне театрда. Эшләгәндә «йолдыз»лык та онытыла.
– Ә хатыныгыз Люцияне тәнкыйтьлисезме? Башка режиссер куйган спектакльләрдәге рольләрен күзәтәсезме?
– Без өйгә кайтсак та, барыбер театр турында сөйләшәбез инде. Кайвакыт тәнкыйтьлим дә. Ләкин ул андый тәнкыйть түгел. Әлбәттә, Люциянең уенын күзәтәм. Кайчагында: «Мин аңлап бетерә алмыйм. Бу урында син ничек уйлыйсың?» – дип сорый. Ләкин мин катышмаска тырышам. «Мин берничек тә уйламыйм. Синең режиссерың бар, миннән түгел, аңардан сора, аны тыңла», – дим.
– Гаилә ныклыгы кем кулында?
– Бары тик Люция кулында.
– Ә күңел тынычлыгын сез нәрсәдә табасыз?
– Күңел тынычлыгы юк, мин аны эзләп тә тормыйм. Тынлыкта калырга теләгәндә, музыка коткара. Соңгы елларда, өйгә кайткач бер кеше дә булмаса, утны сүндерәм дә музыка тыңлыйм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез