Балтачта республиканың төньягында урнашкан районнарда авыл тормышы турында сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә 11 районның хакимият һәм җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы өчен җаваплы түрәләре, белгечләре катнашты.
Балтач районы Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү рейтингында алдынгы санала. Аерым игътибар итәрлек тагын бер уңышлары бар: шәхси хуҗалыкларда терлек саны даими арткан бердәнбер район бу. Әнә шулар хакында сөйләшү башланганчы Фәрит Мөхәммәтшинга Мәҗит Галиуллинның хуҗалыгын күрсәттеләр. Биредә 2002 елдан бирле машина һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар. Күрше районнарга да хезмәт күрсәтәләр. Раиф Гафиуллин хуҗалыгында исә 2014 бирле җиләк үстерәләр. Узган ел 5 тоннадан артык уңыш җыеп алганнар.
Авыл яшәсен өчен авылның эшле булуы кирәк. Бу фикерне район үзәгендә узган утырыш алдыннан оештырылган күргәзмәдә дә әйттеләр, рәсми чарада да кабатладылар. «Безнең бурыч – халыкка программаларда катнашуның өстенлекләрен аңлату, аларга ярдәм чараларын алырга ярдәм итү. Бу – чын акча. Аларның зур өлешен кире кайтарып бирәсе түгел. Һәр район бу эштә катнашырга, булган мөмкинлектән тулысынча файдаланырга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин утырышта. Үз чыгышында парламент җитәкчесе «Авыл яши» проектына аерым тукталды. Ул Апас, Әгерҗе, Балтач һәм Баулы районы китапханәләрендә тормышка ашырыла. Асылы шул: халыкны җыеп махсус семинарлар уздыралар. 100гә якын чара оештырып, аларда 3 меңнән артык кеше катнашкан.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин утырышта катнашучыларга язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлап, яхшы уңыш алуларын теләде. Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, республика кырларының 80 проценты инде чәчелгән. Һава торышы көйсезләнү аркасында 10 мең гектарны яңадан чәчеп чыгарга туры килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез