Фәрит Мөхәммәтшин: "Ялгыз калган өлкәннәргә мөмкин кадәр булышырга кирәк"

Ялгыз калган өлкәннәргә мөмкин кадәр булышырга кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Социаль сәясәт комитеты утырышында әйтте. Анда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды.

– Бу мәсьәләне федераль законнарның барлык гамәлдәге нормаларын үтәү өчен җаваплы актив белән, учреждениеләр җитәкчеләре белән карау бик мөһим, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, күзәтчелек органнары, шулай ук социаль учреждениеләр җитәкчеләре дә чакырылуын искәртеп. – Без ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз өлкәннәргә мөмкин кадәр булышырга тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин өлкәннәрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тәрбияләү буенча намуслы хезмәт күрсәткән оешмаларга рәхмәт тә белдерде. «Бу эшнең законлы нигездә алып барылуы мөһим, – диде ул. – Мондый социаль учреждениеләргә ихтыяҗ кимеми».

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, бүген республикада өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар формада хезмәт күрсәтә торган 32 дәүләт оешмасы эшли. «Шуларның алтысы – психик тайпылышлы гражданнар өчен,  егерме алтысы – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, аларда биш меңләп кеше яши», – диде министр урынбасары.

Наталья Бутаева өлкәннәрне карау буенча социаль өлкәдә эшчәнлек алып бара торган дәүләтнеке булмаган оешмаларның эшенә дә аерым тукталды. «Республиканың социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына 30 дәүләтнеке булмаган оешма керә, аларның 20 се – өлкәннәргә һәм инвалидларга, 10 ы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтә. 2015 елдан дәүләтнеке булмаган оешмалар саны 10 тапкырга диярлек артты. Шул ук вакытта, кунакханә, клининг һәм башка төр хезмәтләр күрсәтүчеләр исеменнән эшли торган, законлы булмаган учреждениеләрне ачыклау проблема булып тора. Еш кына мондый оешмаларда тиешле шартлар юк. Социаль хезмәтләр физик затларга теркәлгән торак йортларда күрсәтелә. Тик торак кагылгысыз булу сәбәпле, биредәге хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү мөмкин түгел», – дип сөйләде ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр үзләре дә мондый хезмәт күрсәтүчеләргә карата игътибарлырак һәм уяурак була башлаган. «Тирә-күршедә күпсанлы өлкән яшьтәге гражданнар яшәве, тернәкләндерү учреждениеләре буларак хезмәт итә башлаган торак йортлар турында мөрәҗәгатьләр килә башлады. Хәтта анда яшәүчеләр үзләре дә биредә законсыз тотуларын, аларга карата начар мөгамәләдә булуларын әйтеп мөрәҗәгать итәләр. Мондый очраклар буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә тикшерүләр уздырдык», – диде Сәрия Сабурская.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, тикшерүләр барышында 23 дәүләт учреждениесендә – янгын куркынычсызлыгы, 25 ендә санитария нормаларын бозу очраклары ачыкланган, шундый ук хокук бозуларга ике коммерцияле булмаган оешмада да тап булганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре