Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы 7нче шәһәр хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә булды. Биредә ул сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, хастаханәнең баш табибы Артур Делян һәм аның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Татьяна Шинабетдинова белән бергә бала табу йортыннан чыгучы әниләрнең хәлен белеште.
Яшел Үзәннән Алена Сидорова бишенче баласын тапкан. Аларның гаиләсендә кыз туган. Моңа кадәр ире белән бергә алар дүрт малай тәрбияләгәннәр. Айгөл Сафина малай тапкан, ул – аларның гаиләсендә өченче бала.
Фәрит Мөхәммәтшин бу гаиләләрне ишәюләре белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
"Балаларны үстерегез һәм аларны бәхетле итегез. Хәзер бу сезнең бурыч", – дип теләде ул яшь әти-әниләргә.
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча төзелгән әлеге Перинаталь үзәккә ул беренче тапкыр килгән.
"Бу – Россия Федерациясенең яңа гражданнары туа торган урын. Мин статистиканы өйрәндем – безнең статистика яхшы. Татарстанда ике, өч, дүрт балалы гаиләләр саны кимеми", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез