Фәрит Мөхәммәтшин: "Мәгариф өлкәсенә киткән чыгымнар – ул киләчәкне кайгырту"

Казанда “Формируя будущее” II Халыкара форумы уза. Чарада катнашу өчен Казанга 100ләп чит ил кунагы, шул исәптән, БРИКС һәм БДБ дәүләтләре, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән мәгариф министрлары килде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстан Парламенты башлыгы сүзләренә караганда, быел икенче мәртәбә уздырыла торган әлеге чарага карата кызыксыну арта, катнашучыларның географисе киңәя. “Форум катнашучыларын мәгариф өлкәсенең төрле юнәлешләре турында җитди фикер алышулар көтә. Безнең илгә, безнең республикага килүегез нәтиҗәле узар һәм төрле яклы хезмәттәшлек булдыру, илләребез арасындагы дуслыкны ныгыту өчен этәргеч булыр дип ышанабыз”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Татарстан мәгариф системасының казанышлары турында да сөйләде. “Инде күп еллар дәвамында Татарстан мәгариф тармагына өстенлекле игътибар бирелә. Мәгариф өлкәсе – Татарстан бюджетының иң чыгымлы тармагы. Әмма мәгарифкә чыгымнар – ул социаль йөкләмә генә түгел, ул – киләчәкне кайгырту”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Формируя будущее" Халыкара форумын Россия мәгариф министрлыгы, "Минем тарих" фонды һәм Татарстан Республикасы оештыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре