Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан журналистлары – бәхетле кешеләр»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистлары турында әнә шулай диде. Парламент башлыгы белән очрашу Матбугат көне уңаеннан узды.

Татарстанда 1998 елдан бирле 19 майда Матбугат көне билгеләп үтелә. Җәмгыять, аның белән бергә журналистика да үзгәрә. Әмма ул асылын югалтмый.

– Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгать фикерен формалаштыруда гаять мөһим роль уйный, хакимият белән җәмгыять арасында ныклы күпер булып тора, – диде бу җәһәттән Фәрит Мөхәммәтшин. – Газета һәм журнал битләрендә, социаль челтәрләрдә, теле- һәм радиосюжетларда безнең республика яшәеше чагыла, тормыш-көнкүрешебездәге актуаль мәсьәләләр яктыртыла.

Журналистлар барын да ишетә, барын да күрә. Парламент башлыгы сүзләре белән әйтсәк, алар хакимият органнарына һәркем өчен ачык булырга ярдәм итә.

– Халыкара аренадагы тотрыксыз вазгыять һәм махсус хәрби операциягә  бәйле рәвештә мәгълүмат кырында гуманитар ярдәм күрсәтү, волонтерлар, геройлар, мобилизацияләнүчеләр, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары кебек темалар өстенлек итә, – диде Мөхәммәтшин, ил-көндәге вазгыятькә тукталып.

Аннан соң ул Татарстанда узган һәм узачак кайбер зур чаралар турында әйтте. Парламент башлыгы фикеренчә, аларның бихисап булуы Татарстан журналистларын бәхетле итә дә инде.

– Татарстан журналистлары – бәхетле кешеләр. Чөнки республикада сез яктыртырга тиешле зур чаралар күп уза. Күршеләрдә андый нәрсә юк. Әйтик, без дөньяда беренче булып «Киләчәк уеннары»н уздырдык. Күптән түгел  «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы үтте. Алда безнең зур сайлау циклын, БРИКС уеннары һәм саммитын уздырып җибәрәсебез бар. Алар – шулай ук матбугатта югары дәрәҗәдә яктыртылырга тиешле чаралар, – диде Мөхәммәтшин.

Ахырдан ул журналистларның алыштыргысыз кешеләр булуын ассызыклады һәм, әлбәттә, бәйрәм белән котлады.

Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада барлыгы 678 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 339ы – басма матбугат чаралары. Татар телендә 112 газета һәм 39 журнал чыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре