Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда 34 мең чит ил кешесенең хезмәт эшчәнлегенә патенты бар»

Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда 34 мең чит ил кешесенең хезмәт эшчәнлегенә патенты бар»
Фото: tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны сәламләп, соңгы ике елда миграция сәясәте мәсьәләләре буенча 27 федераль закон кабул ителүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта аларны гамәлгә ашыру һәм ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын эшләү буенча актив рәвештә комплекслы эш алып барыла. «Аерым алганда, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау органнары һәм мәшгульлек үзәкләре арасында оператив мәгълүмат алмашу механизмнары эшләнә. Максат – «үтә күренмәле» контрольне тәэмин итү һәм миграция процессларында «сукыр зоналарны» булдырмау», – дип мөрәҗәгать итте түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе сүзләренә караганда, ведомстволарның уртак эш нәтиҗәлелегенең мөһим индикаторы булып миграция законнарын бозу динамикасы хезмәт итә. Фәрит Мөхәммәтшин миграция учетына куелу срокларын үтәмәү очракларының, шулай ук тиешле рөхсәт документларыннан башка чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү фактларының элеккечә актуаль булуына игътибар итте.

«Дәүләт хакимияте органнарына, шул исәптән хокук саклау  структураларына, җәмәгать оешмаларына һәм мәгариф учреждениеләренә кабул ителгән норматив актларны тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә, шулай ук аларны урыннарда аңлату буенча системалы эш оештырырга кирәк», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү мәсьәләләре аерым контрольдә кала. «Монда төп звено булып Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге тора, ул гражданнарга мәгълүмат бирү һәм белем бирү чаралары комплексын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата, чит ил гражданнарын эшкә урнаштыруда ярдәм итү мәсьәләләренең гамәлгә ашыра», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 93 меңнән артык чит ил гражданы бар. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенә караганда, аларның 34 меңнән артыгының хезмәт эшчәнлегенә патенты рәсмиләштерелгән. «Хезмәт миграциясе өлкәсендә без республика икътисады ихтыяҗлары һәм законлылыкны саклау зарурлыгы арасында эзлекле рәвештә баланс саклыйбыз», – дип басым ясады Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе түгәрәк өстәлдә катнашучыларга эш бирүчеләр белән профилактик эшне көчәйтү бурычын куйды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин адаптация программаларын киңәйтергә өндәде, шул исәптән муниципаль районнарда һәм эре җитештерү мәйданчыкларында күчмә форматлар хисабына.

Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин соңгы өч айда миграция законнарында булган төп үзгәрешләр турында сөйләде. «Төп яңалыклар финанс пошлиналарына, чит ил хәрбиләре өчен ярдәм чараларына һәм исәпкә алуны цифрлаштыруга кагыла», – дип билгеләде Ренат Вәлиуллин.

Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе милли-мәдәни берләшмәләрнең гуманитар миссияләрдә һәм  гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнашуларына, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым тукталды. «2025 елда гына да Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре көче белән махсус хәрби операция уздыру зонасына 20 җиңел автомобиль һәм 2 КамАЗ йөк автомобиле, төзелеш материаллары, медикаментлар, генераторлар, квадрокоптерлар, мотоцикллар, квадроцикллар, эретеп ябыштыру аппаратлары, радиостанцияләр, җылы киемнәр, күрсәтми торган плащлар, пыялага каршы костюмнар, озак саклана торган продуктлар җибәрелде, – дип сөйләде Ренат Вәлиуллин. – Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 500 тоннага якын йөк тәшкил итте, якынча бәясе – 80 миллион сумга якын. Быел Татарстан бүлекчәләре ихтыяҗлары өчен рацияләр сатып алынды. Греклар, таҗиклар, керәшеннәр, яһүдләр, чеченнар, ингушлар, дагыстанлылар, чуашларның милли-мәдәни автономияләренең, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитетының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә җыелган йөк якын арада махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк. Бу игелекле миссиядә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәтлемен».

Түгәрәк өстәл эшендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, югары уку йортлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, республиканың яшьләр оешмалары лидерлары катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре