Фермер Венера Газиева: «Елап утырмас өчен, көн-төн эшлим»

Апаста яшәүче 65 яшьлек Венера Газиева инде 30 елга эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Бу эшкә ул 15 ел мәктәптә белем биргәннән соң алына. Мәктәптән чыгып, кибеткә барып керә. Хәзер башкарган эшләре бихисап: бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп сата, абзар тутырып кош-корт асрый. Эшләп яшәү рәхәтрәк, ди ул.

– Ирем белән бергә 1996 елда кибет ачарга булдык. Санарга яраткач (математика укыттым бит мин), яңа эшем ят булмады. Ул чакта гаиләбезгә кибет тоту бик ярдәм итте, – дип сөйли Венера апа. – Элек хәзерге кебек җайлы итеп кенә товар кайтартулар юк. Барысын да үзең эзләп табасы иде. Әмма бер дә зарланмадык. Булганына риза булып эшләдек.

Бакча эшенә, чебешләргә тотынганчы, зур сынаулар кичерә ул. 2004 елда бөерләре авыртып, 16 яшендә кече кызы вафат була. Бу хәсрәтне бик авыр кичерәләр. Ә сынау дигәне тагын ишек шакый. Ашказанына операция ясатканда 45 яшьлек ире үлеп китә. 43 яшендә тол калган Венерага гөрләп эшләп торган кибетләрен ябарга туры килә.

– Миңа ничек тә онытылырга, хәсрәтләремне басарга кирәк иде. Башым белән яңа эшкә чумдым, – дип искә ала ул чакларны Венера ханым. – Иң элек 40 сутый бакчамда җиләкләр үстерә башладым. Көн-төн шулар янында булдым. Аннары яшелчә белән шөгыльләнә башладым. Сатып алучылар күбәйде. Шөкер, эшкә курыкмыйча тотынам. Бройлерлар алып үстерергә дә уйламаган җирдән тәвәккәлләдем.

Кәгазь тартмада пипелдәшкән кечкенә йомгак чебиләргә кызыгып эш башлый ул. Ә алар шулкадәр тиз үсә торган булып чыга. Көн саен зураялар. Инде нишләргә?

– Ул чакта әнинең чеби чыгарган тавыгы бар иде. Аны читлеккә куйган. Шулкадәр матур итеп утыралар. Мин дә чебиләрне шулай итеп кенә үстермәкче идем. Әмма бер читлеккә генә сыймады алар. Башта бер лапас салдык, аннары аны зурайттык, аннан тагын да киңрәкне ясаттык. 500 чеби янына тагын 2 меңне алып кайтып куштым. Ул елны тавык сатып рәхәтләндек, – ди Венера ханым. – Икенче елны ссуда алып, мең йомыркага исәпләнгән инкубатор алып кайттым. Чехиядән йомыркалар кайтартып, үзем чеби чыгара башладым. Хәзер инде элеккеге кебек берьюлы күпләп алмыйм. Ай саен чыгарырга дип, 360 йомырка куям. Кайчак 300 е, кайчак 290 ы чеби булып чыга. Ел буена шактый чеби үстерәм.

Чебешләрдән кала, Венера апа каз һәм үрдәкләр дә үстереп сата. Кош итләрен ыслап та, пешереп тә, каклап та бирә икән. Шулай ук туганнарыннан сөт сатып алып, аннан каймагын-эремчеген һәм башкасын ясап бирә.

– Тырышырга кирәк. Тырышсаң, бар да була. Елап утырмас өчен, көн-төн эшлим. Буш вакытым юк. Төнлә дә тик ятмыйм: интернеттан киңәшләр эзлим. Күп эшкә шуннан өйрәнәм, – ди ул.

Эшкә өйрәнү дигәннән, Венера ападан җиләк үстерү турында да сорашабыз. Җиләген генә түгел, үсентеләрен дә сата икән ул аларның. Берничә ел элек кура җиләге дә үстерә башлаган. Анысының куагын тагын да яратып алалар, ди.

– Җиләкләрне халык көтеп тора. Заказ җыям да сатып барам. Бернинди авырлыгын да күрмим. Кайнатма гына ясаганым юк. Ул эшне яратмыйм, – ди ул. – Кешеләр үстереп, пешереп, әзерләп биргәнгә ияләнде бит инде хәзер. Былтыр 500 төп помидор утырткан идем. Килосын 150 сумнан саттым. Алып бетерделәр. Әле аның согын да ясадым. Анысын да алалар.

Венера апа эшләре турында бик яратып сөйли. «Тапкан малның бәрәкәте кирәк», – дип тә өстәп куя. Берзаман чебиләре белән абзары да янып бетә аның. Әмма аңа карап күңелен төшерми. Алга атлый. Үҗәтлек, эш ярату үзенекен итә. Тагын шул ягы бар: ул дәүләттән бер генә тапкыр да ярдәм алмаган. Документ эшләре белән йөрергә яратый. Кайчандыр эш башлаганда, 700 мең сум кредит алган булган. Анысын исә әкренләп түләп бетергән.

– Берничә ел гел чыгым чыга әле ул. Үсентеләрне генә алыйк. Алар әйбәт үссен өчен, туфракны сатып алып утыртам. Бакчаныкында авыру булып үсәләр. Кыскасы, чиста керем керсен өчен, эшлисе дә эшлисе. Менә хәзер файда күрәм инде. Шөкер итәрлек. Әле менә олы кызымның малаена фатир алып куйдык. Ипотекасын түләп барам. Балаларга булышасың инде, алар да миңа ярдәм итеп тора, – ди ул. – Теләк бар икән, туктамагыз! Курыкмаска гына кирәк!

Венера Газиевадан чеби үстерүчеләргә киңәш

Чебиләрне март-апрельдә үк алып үстерергә кирәк. Бу вакытта суык та түгел, эссе дә булмый. Чебиләр өчен беренче тәүлектә температура – 35, аннары ике атнадан 28, өч атнадан 25 градус җылы булырга тиеш. Дүрт атнадан 18–22 градус калдырасың. Аларга өч атна катнаш азык ашатыгыз, аннары фуражга күчсәгез дә була. Ризыкларына балык һәм үлән оны кушып бирергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре