Үткән атнада сәяси атмосфераны гыйсъянчылык хәрәкәтләре кыздырды. Лондонда легаль булмаган миграциягә каршы массакүләм чыгышлар оештырылды. «Корольлекне берләштерик» дигән акциядә полиция мәгълүматлары буенча 110–150 мең кеше катнашты. Протестны оештыручылар томанлы Альбионның 3 миллион кешесен урамнарга чыгардык дип бара.
Митингта чыгыш ясаучылар «Көймәләрне туктатыйк!» дип кычкырды, хөкүмәтне тәнкыйтьләделәр, полиция белән бәрелешләр булды. Америкада үтерелгән уң карашлы блогер Чарли Кирк исемен кычкыручылар, аның портретын күтәреп баручылар да җитәрлек иде.
Кызыгы шунда: Бөекбританиянең эчке эшләр министры Шабана Мәхмүд – чыгышы белән мөһаҗирләр гаиләсеннән, Лондон мэры Садик Ханның нәселе кем икәнен фамилиясе кычкырып тора. Акцияне оештыручы Томми Робинсон: «Инкыйлаб башланды… Буа ерылды… Моңарчы дәшми торган күпчелек бүтән шыпырт калмас», – дигән сүзләр кычкырса да, протест акциясе тыныч үтте һәм кискен нәтиҗәләргә китермәде. Протестта виртуаль рәвештә Илон Маск та катнашты. Видеоэлемтә аша ул лондонлыларны парламентны куып таратырга, яңа сайлау үткәрергә чакырды. Маск сүзләре үтәлмәгән теләк булып калды.
Француз бунты исә куәтлерәк иде һәм моңарчы Парижда үткән акцияләргә караганда чыгышларның радикальрәк булуы белән аерылып торды. Фетнәчеләр башкаланың Лион вокзалын үз кулларына төшерделәр, полиция хезмәткәрләрен кыйнадылар, әмма шулай ук зур түнтәрелешкә ирешмәделәр. Аларның максатлары да кечерәк иде: 2026 ел бюджетын кыскартуга каршы чыктылар. Француз бунты артында Израиль яшерен хезмәтләре торуын шәйләү кыен түгел. Гыйсъянчылар мәчетләргә Макрон исеме язылган дуңгыз башлары ыргытты. Бу – Макронның Фәләстыйн дәүләтен тануы нәтиҗәсе. Гомумән, Лондон манифестациясе һәм АКШта оештырылган вазгыять тә гыйбри сиончылар эше булуы хакында мәгълүматлар бар.
Трамп яклы активист Чарли Киркның үлеме Көнбатыш дөньясында болганчыклык һәм бәрелешләр тудыру максатын тормышка ашыру өчен кулланылырга тиеш иде. Израиль яклы исламофоб, уң карашлы радикалның үлемен сакраль корбан итү максатыннан оештырдылар. Бүген аннан икона ясау, изгеләштерү, иконасын байрак итеп күтәрү процессы бара.
Кытай белән Һиндстан арасына кереп кысылган Непалдагы зумерлар (15–30 яшьлекләр) фетнәсе үзенең кискенлеге һәм хакимият алыштыру белән аерылып торды. Ил дөнья икътисады һәм сәясәтендә кечкенә урын алып торса да, анда оештырылган фетнә сценарие игътибарга лаек. Хөкүмәт чиновникларын ярсыган гыйсъянчылар төркеменнән вертолеттан ташланган тимер арканга ябышып качарга мәҗбүр иткән ул фетнә хакында күләмле язма әзерлибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез