Фигуралы шуу остасы Евгения Медведева юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Фигурист Евгения Медведева юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Спортчының үзе әйтүенчә, ул таксида барганда, машинага башка такси бәрелгән. Бу хакта "Лайф" яза.

"Минем таксига башка такси бәрелде. Авария көне белән, кызлар, авария көне белән, яратканнарым", - дигән ул, соөиль челтәрләренә язылучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу видеодан күренгәнчә, фигурист зыян күрмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре