Фирдүс Тямаев: “СВОга барып туганыма күчтәнәч бирә алмадым”

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Ул анда Нурлат делегациясе белән барып, үзеннән зур өлеш кертте.

Концертларыннан җыелган 1 миллион сумга кирәк-ярак илтте. Бу барганда баянымны алып барып, егетләрне җырлатам дип тә әйткән иде. Андагы егетләр инде хәзер Фирдүснең килүен үзләре көтеп тора. Әтисе ягыннан энесе дә шунда иде. Кызганыч, нәкъ менә Фирдүс анда вакытта егетнең гомере өзелгән.

“ВТ” журналистына менә ниләр сөйләде ул:
– Алгы сызыкка ук кердек. Энемне күреп, аңа дип алып килгән күчтәнәчләрне тапшырасы идем. Юл буе бөтен егетләрне сөендереп бардык. Энем яшәгән җирдә кунасы идек. Килеп җиткәч, шалтырата башладык. Телефонын алмый. Заданиедадыр дип тынычландым. Аннары башка егетләргә кереп кундык. Иртәгесен энемне күрәсе килеп, барыбер ул яшәгән урынга киттек. Әмма без килгәндә ул урынга 6 снаряд төшкәнен әйттеләр. Исәндер дип 4 сәгать көттем. Тик булмады. Кулымдагы күчтәнәчләрне тотып, елый-елый кире алып кайттым. Йөрәк өзгәләнә. Их! Туганым янына дип юлга чыккан идем бит мин!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре