Газетага язылу

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен II республикакүләм иҗади фестиваль оештырыла

Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен II республикакүләм иҗади фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Әлеге фестиваль “НУР” хатын-кызлар ассоциациясе һәм "Сандугач" хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 31 маена кадәр кабул ителә.

Гаризаларны fond.sandugach@bk.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Сораулар өчен телефон: +7 927-037-82-60.
Әлеге чарада республикада яшәүче 6 яшьтән 18 яшькәчә җыр-моң яраткан, шигырьләр сөйләүче, биюче балалар катнаша ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре