Газетага язылу

«Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларында ничек катнашырга? Белгеч җавабы

«Соңгы вакытта «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларында катнашып, укучылар акча ота ала, дип язасыз. Аның тәртибе ничек?» дип сораган Теләче районыннан укучыбыз Алсу Фәләхиева.

Әдилә Әхмәтова, Талантлар университеты җитәкчесе:

– Гариза тапшыру 1 апрельдән башланды. Узган ел «Физмат Алгарыш» конкурсында 200 укучы 50 шәр мең сум акча алган иде. Быел андыйлар икеләтә күбрәк булачак. Ни өчен дигәндә, физика-химия фәннәре буенча «Физхим Алгарыш» проекты булдырылды. Анда җиңгән укучыларга 60 ар мең сум акча биреләчәк. «Физмат» дигәнендә катнашу өчен әлеге фәннәрдән уртача балл 4,5 булырга һәм түгәрәкләргә, ким дигәндә, ярты ел йөрергә кирәк. Физика-химия юнәлеше буенча таләпләр бераз түбәнрәк – уртача балл 4 һәм профильле түгәрәктә 3 ай шөгыльләнсәң дә җитә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре