Флюра Сөләйманова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Татар дөньясы зур югалту кичерде. Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты, халкыбызның моңлы җырчысы Флюра Сөләйманованың бүген  йөрәге тибүдән туктады. Аңа 84 яшь иде.

Мәхшүр җырчыбыз белән хушлашу иртәгә, 15 сентябрьдә, Мәрҗәни мәчетендә (Каюм Насыйри ур., 17 йорт) 12:30да булачак. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

https://vatantat.ru/2023/09/122713/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Флера Сөләйманова

Көн хәбәре