Бер җылы сүз җитә...
Бер чорда районда 90–95 яше тулган өлкәннәрнекотлау чараларында шактый катнашырга туры килде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина шалтырата да: «Шундый-шундыйкешене котларга барабыз, искиткеч гыйбрәтлеязмышлы кеше, язарга менә дигән тема!» – дипкызыктыра. Алар белән йөреп, дөрестән дә, биксоклангыч, хөрмәткә лаеклы тормыш юлы үткәнкешеләр турында яза алдым. Тик бүгенге язмам бутурыда түгел.
Шундый чараларда ветеранны котларга районнан, үзе элек эшләгән оешмадан, авыл җирлегеннәнҗитәкчеләр яки вәкилләр килә. Һәм бүләкләр беләнбергә барысына да район башлыгының, кайберләренә министрлыктан матур рамкалырәхмәт хатлары тапшырыла. Шул чакта мин бу әби-бабайларга нәрсәгә инде мондый грамоталар, аларяшьләргә генә кирәк бит дип уйлый идем. Ялгышканмын. Хатамны танырга бер очрак җитепашты.
Үткән ел әниебезгә дә, шөкер, 90 яшь тулды. Кәефегел үзгәреп торганга һәм инде хуҗалыкта аныңэшләгәннәрен белүче буын калмады дип уйлап, мондый котлау-тәбрикләүдән баш тартыйкмы әлләдип тә уйлаган идем. Тик, гомер булмаганча, юбилей көнен сабый баладай көткән әнибарыбызны да аптыратты. Соңыннан: «Ярый әле«отказ» бирмәгәнбез», – дип сөендек. Район башлыгының рәхмәт хаты әнинең иң сөенгәнбүләге булды дисәм дә, арттыру булмас (дөрес, шкафта үзенең ак шәле ничә еллар тик ятса да, аларбиргәнен җәй буе аркасыннан да төшермәде, бигрәк йомшак, бигрәк матур дип, без дәмакташтык инде). Ничә көннәр янындагытумбочкада торды әлеге «грамота». Кергән беркешегә иң элек шуны күрсәтә иде: «Менә миңанәрсә бирделәр!» Аннан соң да әле ничә тапкыр: «Кая, минем грамотаны гына алып кереп күрсәтәле», – ди иде. Алып кергән саен кулына тотып, озаклап карап утыра, язганнарын укый... Баштааптырадык, аннан бөтен сәламәтлеге беткәнчеэшләп тә, хезмәте бәяләнмәгән кешенең җан авазыбит бу, дип жәлләдек. Күңел өзгәләнде. Көнгә өчәрэшкә йөгергән, иң авыр елларда фермада эшләгән, үзләренә кирәктә мәҗбүриләп бригадир, ферма мөдире итеп куеп, каһәрләнгән, тездән-терсәктәнбата-чума, чиләкләп ашлама тутырган-бушаткан... Кайда гына эшләсә дә, чын мәгънәсендә намусбелән, көчен жәлләми эшләгән, шуңа да үзенеңсәламәтлеген иртә югалтып, пенсия яшенә кадәр«сафта кала алмаган» кешенең үз гомерендәхезмәтенә бирелгән беренче бәя икән бит бу(шөкер, без, якыннары, аңа бу кимлекне сиздермияшәтә алдык дип уйлыйм)! Шуңа да шул дәрәҗәдәкадерле, тансык булды, дип нәтиҗә ясадык.
Ә андыйлар күпме?! Кемнең күпне «күргән», кемнең артыграк «сөйләшкән», кемнең фәкатьҗитәкченең күңеленә хуш килмәгән өчен генә дәкуелган хезмәтләре күләгәдә кала, гадәттә хөрмәт дигәнең бер исемлеккә кергән кешеләргә генәдаими күрсәтелә кебек. Юкса бер кәгазь кисәге бит инде ул! Рамы белән бергә фәләнчә сумга төшәторган шул грамоталарны кеше аз гына җылы сүзгәдә сөенә, канатланып эшли торган чакта өләш инде! Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да һәркемнеңхезмәте вакытында бәяләнергә тиештер ләбаса.
Безнең якларда сөйләмебездә: «Эшне Мәнди анасыда эшли», – дигән гыйбарә йөри. Эшеңне эшлибелергә генә түгел, күрсәтә белергә дә кирәкдигәнне аңлата ул. Гадәттә соңгыларының хезмәтекүренә, бәяләнә дә. Күпсенүем түгел, бәяләнсенгенә! Андыйлар инде грамоталарга сөенми, кирәксенми дә, алар өчен чираттагы «катыргы»гына инде ул. Кешене сөендерү өчен 90–95 яшькәҗиткәнен яки лаеклы ялга киткәнен (гадәттә андыйчакларда да бирелә) көтәргә кирәкмидер. Бәлкихәзерге буын, яшьләр өчен инде мактау кәгазьләреалай югары бәяләнмидер дә. Кыйммәтләр башка кебек. Юктыр, җылы сүз артык булмыйдыр. Үзвакытында әйтелсен иде ул
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез