«Гаилә альбомын карыйбыз» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Иң кадерле ядкарь. Татарстанның ЗАГС идарәсендә узган «Гаилә альбомын карыйбыз» бәйгесенә нәтиҗә ясаганда, әлеге сүзне еш кабатладылар. Һәркемнең өендә гаилә тарихын саклый торган фотолар бардыр. Алар аша күпне сөйләп, күпне аңлап була, ди бәйге җиңүчеләре.

Әлеге бәйге беренче генә тапкыр үткәрелсә дә, республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче 250 дән артык кешене җәлеп иткән. Арада «иң-иң»нәрен «Ватан гаиләдән башлана», «Минем зур һәм тату гаиләм», «Танышуның кызыклы тарихы», «Әти-әниемнең гадәти булмаган туе», «Гаилә-традицияләрне саклаучы», «Җанга – җан: иң озын никах» номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, бәйгенең максаты – үткәннәрне онытмауга, искә алуга бәйле булган.

– Бәйге республикада яшәүчеләр үз әти-әниләренең, әби-бабаларының танышу, гаилә кору истәлекләре белән уртаклашсын өчен оештырылды. Алар үзләре турында түгел, әби-бабай, гаиләсе хакында сөйләп, күп кенә серләрне дә ачтылар. Шул рәвешле белгәннәрен буыннан-буынга тапшырдылар, – диде ул. – Нәтиҗәләр ясасак та, әле дә катнашырга теләк белдерүчеләр яза. Тагын үткәрсәгез, без дә катнашыр идек, диләр. Бәйге дәвамлы булыр дип өметләнәбез.

Гаилә альбомын барлаучылар арасында күз яшьләрен сөртеп-сөртеп куючылар да юк түгел. Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылында яшәүче Наталья Клементьеваның ике улы СВОда. Ул бәйгегә гаилә фотосын җибәреп, үзләре турында сөйләгән. Натальяның бер генә теләге бар: уллары исән-имин туган якка әйләнеп кайтсын иде.

– Мин – биш ул һәм бер кыз әнисе. Ике балам – Ватан сагында. Алар махсус хәрби операциягә китәселәрен миңа әйтеп тә тормады. Луганскига барып җиткәч кенә хәбәр юлладылар. Олысының киткәненә – 3, икенчесенә 2 ел булды. Балалары СВОда булган әниләр мине аңлар. Йоклаган төннәрем сирәк, – ди ул. – Ничек кенә авыр булмасын, мин улларым белән горурланам. Кечерәкләренең дә абыйлары кебек батыр йөрәкле, әйткәннәрен эшли торган булып үсүен телим. Аларны чын ир-ат итеп үстерәсе килә.

Әлки районыннан килгән Алсу Низамова әти-әнисенең танышу тарихын язып, туй фотоларын җибәргән.

– Әтием – Әлки районының Иске Камка авылы егете. Әни – Буадагы Бик Үти авылыныкы. Казанда училище тәмамлап, заводка урнашкан Гөлшатны дус кызы Равилә туенда шаһит булырга чакыра. Әнием кияү егетенең энесе белән таныша. Бер күрүдә гашыйк була алар. Ә тиздән алма бакчасында гөрләп туй үтә. Равилә белән әнием Гөлшат килендәшләр дә булып куя, – дип сөйли Алсу. – Хәзер инде бу вакыйгага 47 ел вакыт үтте. Гаиләбезнең иң кадерле ядкаре булып әниемнең әле дә ап-ак туй күлмәге һәм фотолар калды.

Кама Тамагының Антоновка авылында яшәүче Айгөл Шәйхәйдәрова бер фотосурәт аша гаилә традицияләре белән таныштырган.

– Ирем белән биш бала үстерәбез. Гаиләбездә экологияне саклау беренче урында тора. Без 110 гектар җирдә 77 мең үсенте утырттык. Бәйге барышында шул хакта сөйләдем, социаль челтәрләргә фотолар куйдым, – ди ул.

Ә менә Дифизә Нуриева бәйгедә иренең әти-әнисенең туе турында язып, җиңү яулаган.

– Әти-әниләремнең туе бик матур үткән. Ул көнне авылда берьюлы 4 пар туй үткәргән. Аларның туе өч көн дәвам итә. Яшьләрне авылда ат чанасына утыртып та йөртәләр. Бу гаиләләрнең барысы да авылда яшәп кала һәм өчәр бала үстерә. Кызганыч, инде күбесе арабызда юк. Ул елларга шактый вакытлар узган. Әмма фотолар искә төшереп тора, – ди Дифизә.

Чаллыда яшәүче Айгөл Гыйззәтуллина әти-әнисенең танышу тарихын сөйләгән.

– Бу бәйге турында социаль челтәрләрдән күреп алдым. Тиз арада авылга кайтып, альбом актардык. Әти белән әни авыл клубында таныша. «Нәрсәсе бар инде аның?» – диярсез. Безнең әтинең әни өстендәге матур зәңгәр күлмәгенә күзе төшкән. Аннары ул аңа атап җыр башкарган. Менә шунда мәхәббәт уты кабынган. Хәзер менә без, балалар, әти-әни үрнәгендә гаилә учагын саклап яшәргә тырышабыз, – ди Айгөл. – Фотолардан альбом ясап куярга кирәк икән. Еллар узса да, әнә күпме матур хатирәләр саклана аларда. Бу чара гаиләбезне тагын бер кат җылы хисләргә баетты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре