9.00 сәгатькә бүләк уйнатуда 5141 кеше катнашкан. «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының беренче җиңүчесе Надежда Капитонова булды.
Ул 16нчы айфонның берсен отты. Әле тагын көн дәвамында 10 айфон уйнатылачак.
Җиңүчене телемарафон вакытында билгеләделәр. Конкурсны оештыручылар хәбәр иткәнчә, иртәнге 9га конкурста 5141 кеше катнашкан. Конкурс кысаларында барлыгы 11 iPhone 16 смартфоны, ике Sollers ST8 автомобиле, шулай ук өстәмә 10 көнкүреш призы — аэрогриль, робот-пылесослар һәм башка техника уйнатылачак.
Катнашу өчен 20:00 гә кадәр ТР сайлау участогы фонында тавыш бирүдән соң алырга мөмкин булган «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзеге белән фотога тәшәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез