2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү буенча яңа кагыйдәләр эшли башлаячак. Финанс министрлыгы ир белән хатынның һәркайсына аерым ташламалы кредит алуны тыячак, дип язалар "Мәскәү бүген" телеграм-каналында.
Яңа таләпләр буенча ир һәм хатын бер килешүдә күрсәтелергә тиеш булачак - аларның берсе "заемщик", икенчесе "созаемщик" булачак. Моңа кадәр бер гаиләгә ике ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар иде.
Шулай ук Финанс министрлыгы чит кешеләрне гаилә ипотекасы килешүенә кертүне бетерәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез