Гаилә парларына, аерылышмасыннар өчен, ярдәм кулы сузмакчылар

Дәүләт Думасында, торак-коммуналь хезмәтләр күләмен һаман саен арттырып, халыкның теңкәсенә тимәс өчен, хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә компенсация түләргә тәкъдим иткәннәр. Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга юлланган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, гаилә парларын аерылышудан коткарып калырга ярдәм итәчәк бу, дип яза “РИА Новости”.

Мөрәҗәгать авторлары басым ясап әйткәнчә, төбәкләрдә җирле хакимиятләр, кешеләрне коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнүдән ничек тә саклау өчен, субсидия кертәләр. Аны алу өчен гаиләнең гомуми керемендә “коммуналка”га түләү чыгымы төбәктә билгеләнгән максималь күләмнән зуррак булырга тиеш. Шул сәбәпле кайбер гаиләләр, бу таләпләргә туры килү өчен, аерылышырга да әзер.

Думаның Гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина билгеләп үткәнчә, мондый субсидияләр аркасында кайбер төбәкләрдә, әйтик, Бурятиядә һәм Россиянең кайбер башка почмакларында аерылышулар саны арткан да инде. Аның фикеренчә, алга таба мондый күренеш тагын да киңрәк колач җәергә мөмкин мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре