Гаилә тарихы турында сөйләгез дә 15 000 сум отыгыз!

Гаилә тарихлары буыннарны берләштерә! Әбиегезнең бабагыз белән ничегрәк танышканы турында сөйләгәне бармы? Әти-әниегезнең, туйларындагы мәзәк хәлләрне искә төшереп, елмаеп-көлеп алуларын күргәнегез бардыр, бәлки? Хәтер-хатирә генә түгел, бәлки буыннарны күренмәс җепләр белән бәйләүче тарих та бу.

Кызганычка, тормыш ыгы-зыгысында, әти-әни янәшәсенә утырып, гаилә альбомын актарырга вакыт табу кыенрак. Ә бит нәкъ менә шушы фотосурәтләр һәм хикәятләр артында нәсел-нәсәбебез, тамырларыбызның тарихы ята.

Балаларыгыз янәшәсенә утырып, әби-бабаларының ничегрәк танышканлыгы, туйларын ничек үткәргәнлеге, нинди традицияләрне саклап калганлыгы турында сөйләвегезне күз алдына китерегез әле. Балаларның күзләре яначак, буыннар арасындагы элемтә тагын да ныгыячак!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе “Гаилә альбомын актарабыз” дигән тәүге республика бәйгесен башлап җибәрә. Ул һәр гаиләгә үзенең тиңдәшсез тарихын сөйләү генә түгел, бәлки аны киләчәк буыннарга саклау мөмкинлеге дә бирә. Бәйге Татарстан Рәисе ярдәмендә, “ВК” белән бергә уздырыла.

Бәйгенең асылы нидән гыйбарәт дисезме? Гаиләгез тарихында иң кадерле мизгелләр белән бүлешү мөмкинлеге бирә ул. Шулай итеп:
- әти-әниегезнең ничегрәк танышуы,
- туйларының ничегрәк узуы,
- гаиләгездә буыннан-буынга нинди традицияләрнең тапшырылып килүе,
- әби белән бабагызның бергә күпме яшәүләре,
- гаиләгезнең туган як белән нинди элемтәдә булуы
турында сөйләргә мөмкин.

Бәйге 6 номинациядә үткәрелә:
1. “Әти-әниемнең кызыклы танышу тарихы” – якыннарыгызның тормышын тамырдан үзгәрткән хәлиткеч очрашу турында сөйлисе.
2. “Әти-әниемнең гадәти булмаган туе” – гаилә тантанасының иң матур мизгелләре белән бүлешәсе.
3. “Минем зур һәм дус гаиләм” – якыннарыгыз янәшәсендә ничек әйбәт булуын күрсәтәсе.
4. “Гаилә – традицияләрне саклаучы” – гаиләгездәге тиңдәшсез гореф-гадәтләр турында сөйлисе.
5. “Бер җан булып яшәү: иң дәвамлы никах” – дистәләрчә еллар белән сыналган мәхәббәт тарихы турында сөйлисе.
6. “Ватан гаиләдән башлана” – гаиләгезнең Татарстанга ничек бәйле булуын аңлатасы.
Бәйгедә катнашу бик җиңел:
– “ВКонтакте”дагы шәхси сәхифәгездә, #полистаемсемейныйальбом хэштегын куеп, үзегезнең гаилә тарихы белән уртаклашыгыз;
– постка 5 данәгә кадәр санда фотосурәтләр урнаштырыгыз.
Экспертлар комиссиясе аларның һәркайсын игътибар белән караячак. Комиссиягә гаилә-демографик сәясәт буенча белгечләр, медиаструктуралар җитәкчеләре һәм җәмәгать әһелләре керә.
Җиңүчеләр танылып кына калмыйча, акчалата бүләкләр дә алачак:
1 урын өчен – 15 000 сум
2 урын өчен – 10 000 сум
3 урын өчен – 5 000 сум.

Алты номинациянең һәркайсы өчен!

Бәйге “ВКонтакте” ярдәмендә уздырыла. Бу исә Татарстанда яшәүче һәркемнең бәйгедә катнашуын бермә-бер җиңеләйтә. Аңа 15 сентябрьдән соң йомгак ясалачак.
Бәйгедә катнашу нинди мөмкинлекләр бирә?
– цифрлы форматта үзегез өчен бик тә кадерле булган гаилә тарихын саклау
– буыннар арасындагы элемтәне ныгыту
– уникаль традицияләр белән бүлешү һәм башкаларны илһамландыру
– уңай гаилә образын булдыруга өлеш кертү
– һәм, әлбәттә инде, әйбәт кенә акчалата бүләк оту!
Һәрбер гаилә тарихы – республикабыз тарихының нәни генә бер өлеше. Әйдәгез, бәһасез хәтер-хатирәләрне бергәләшеп саклыйк, аларны киләчәк буыннарга тапшырыйк!
Иң кадерле әйберне – гаиләгез турында сөйләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
“Гаилә альбомын актарабыз” бәйгесендә катнашсагыз, Татарстан гаиләләрен берләштергән зур проектның бер өлешенә әйләнәчәксез!
Бәйге нигезләмәсе ЗАГС идарәсе сайтына  урнаштырылган.
Бәйгегә хезмәтне махсус электрон адреска Polistaem.Albom@tatar.ru да юлларга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре